Барлык яңалыклар
Шәхес янында
16 август 2019, 17:41

Кеше теләсә, барысына да ирешә

Күренекле эшкуар, меценат, композитор Фәнир Галимов белән очрашып сөйләшкәч, “әгәр һәр авыл баласы аның кебек булсамы?!” дигән хыялый уй килде

Туган як, туган төбәк... Бу сүзләр һәркем өчен зур әһәмияткә ия. Кем генә үзенең туган авылын сагынмый да кем генә яратмый инде?! Кешенең балачак хәтирәләре дә, нәсел җепләре дә, ата-бабаларының тарихы да, газиз теле дә аңа бәйле. Шунысы гына кызганыч, безнең меркантиль заманда авылдан чыгып киткәннәр бик тиз тәпи баскан изге җирен оныта. Юк, оныта дип әйтү дөрес түгелдер, онытмый ул аны. Авылы турында сүз чыкса, мактанып та, горурланып та сүзгә кушылырга мөмкин. Урамнарыннан кайтып әйләнү бәхете тисә, тегесе эшләнмәгән, монысы каралмаган дип ачуланырга, зарланырга мөмкин. Тик шул ук вакытта үзенең кулыннан килгәнне эшләми ул...

Күренекле эшкуар, меценат, композитор Фәнир Галимов белән очрашып сөйләшкәч, “әгәр һәр авыл баласы аның кебек булсамы?!” дигән хыялый уй килде. Әйе, бөтенләй башка төрле булыр иде безнең авылларыбыз да, тормышыбыз да. Тик, ни кызганыч, аз, бик аз андыйлар...


Фәнир Гыйльметдин улы Галимов Туймазы районы Төмәнәк авылында 1953 елның 2 гыйнварында дөньяга килгән. Җиде балалы гаиләдә өченче бала булган ул. Әти-әнисе гап-гади колхозчылар. Туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фәнир Галимов Аксен авыл хуҗалыгы техникумына ветеренария бүлегенә укырга кергән. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң автобазада водитель булып хезмәт юлын башлаган. Читтән торып Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер-электромеханик дипломы алган. “Башсельхозэлектрострой” да эшли. 90 елларда банкортка чыккан әлеге оешманы сатып алырга тәвәккәлли ул. Тәүдә миллион, аннан тагын 500 меңлек кредит ала. Ә ул вакыт өчен бу бик зур суммалар була.


–90нчы еллар... Ил таркала, предприятиеләр тарала... Эш хакына акча бирмиләр, ә товарлата түлиләр. Кем мебельләтә, кем итләтә ала хезмәт хакын. «Башсельэлектрострой» банкротка чыккач, бергә эшләгән егетләр белән киңәшләштек тә предприятиене саклап калырга килештек. Концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмабыз бар иде. Баянчыбыз Ильшат, җырчыбыз Фән абзый Вәлиәхмәтовның исемнәрен бергә кушып “Ильфа” дигән исем биргән идек. Шул оешмага лицензия алдык та, предприятие эшчәнлеген башлап җибәрдек. Икенче елны ук диярлек “Транснефть”тән эшкә заказ алдык. Шул килеш “Ильфа” исеме калды, алыштырмадык. Хәзер инде безне нәкъ шул исем астында беләләр, Русия буйлап бик уңышлы гына эшләп киләбез, Аллага шөкер. “Роснефть”, “Транснефть” белән эшлибез. Предприятиенең зурлыгына килгәндә, биредә даими эшләүчеләр саны 100гә якын, килешү буенча да алабыз. Бүтән төбәкләрдәге участокларны да санасаң, 300ләп эшче кеше җыела.

Шунысы гына кызганыч, яшьләрне эштә тоту авыррак. Аларда амбицияләре, таләпләре югары. Кичә генә укуын тәмамлап килә ул һәм беренче итеп “Күпме түлисез?” дип сорый. Эшли беләме-белмиме - анысы турында сүз юк әле. Сорасаң да әйтә алмый ул аны, чөнки эшләп караганы юк. Ә акчаны сорый белә. “Ярый, абый, эшләп карыйм, шуннан соң түләүне килешербез”,- дигән кешене кабул итәргә тырышам мин. Андыйлар ышанычлырак. Ә сүзне акчадан башлаган кеше бер урында озак тормый ул. Син аны өйрәтәсең, ә ул икенче җирдә күбрәк вәгъдә итү белән китеп бара. Чегән кебек йөри андыйлар. Кире дә кайталар әле. Чөнки күп акча вәгъдә итүчеләр алдый. Элек тә алдыйлар иде, хәзер дә алдыйлар алар. Ә яшьләр һаман шуңа алдана. Ә бездә барысы да стабиль, Аллаһга шөкер.

Бу өлкәдә ирешкән уңышлары өчен Фанир Гильметдин улы “Русиянең атказанган энергетигы” дигән мактаулы исемгә лаек. Бүген аның балалары да җиң сызганып “Ильфа”да эшлиләр. Шуңа күрә предприятие өчен күңеле тыныч Фәнир Гыйльметдин улының. Иркенләп башка эшләр белән шөгыльләнергә дә вакыт бүлә ала. Ә эшләр эшләре күп. Бүгенге көндә ул “Русия татар авыллары” оешмасының җитәкчесе вазифасын башкара. Әлеге эшкә алынгач, туган җирендә “Бабай утары” ачык һавадагы музей-этнографик комплекс ачып җибәргән.

-Мин “ Русия татар авыллары” оешмасы җитәкчесе булып эшли башлаган беренче елны Зеленодольсктан Дамир әфәнде шалтыратты. “Безгә килеп китегез әле. Мин борынгы татар авылын төзедем. Сезгә дә күсәтәсем килә”, - ди. Фән Вәлиәхмәтов белән Казанга барган идек. Тоттык та киттек. Барып керсәк... Шаккатмалы авыл-музейга тап булдык. Күрдем, кызыктым, сокландым. Үзебездә дә мондый әйбер ясарга кирәк дигән уй белән кайттым. 2009 елда буа һәм умарта өчен дип арендага алган җирем дә бар иде. Бер этәргеч шул булды, ә икенчесе оныкларым.

Минем биш оныгым бар. Менә аларга борынгы ата-бабалар тормышын сөйләп карыйсың, ә аңлатып булмый. Чөнки күргәннәре юк, тотып караганнары юк. Ә әлеге өйләрне төзегәндә, читән үргәндә, балчыктан кирпеч “сукканда” олысыннан кеченә кадәр барысы да катнашты. Хәзер алар барсын да беләләр.

Ык буе сабантуе беренче тапкыр оештырылган ел була бу. Әлеге бәйрәмгә өлгертер өчен ашыгалар. өйләрнең үзләрен төзеп тә була, ә менә борынгы җиһазны кыска вакыт эчендә туплау мөмкин түгел эш.

Ходай Тәгалә үзе бирә, үзе юлын ача икән ул. Шулвакытта мин моңа тагын бер кат инандым. Чыннан да оештыра башлаганда музейга экспонатлар кайдан алырбыз икән дип борчылган идем. Әмма минем “Бабай утары”н төзегәнне бер яһүт абзый ишеткән. Ул шактый еллар дәвамында бер апа белән музей оештырыр өчен җиһазлар җыйган булган. “Без олыгайдык, музей карый алмыйбыз, шушы әйберләрне сиңа тапшырырга ярыймы?”- дип үзе мөрәҗәгать итте ул. Ике машина әйбер төяп алып кайттым мин аннан. Рәхмәтләремнең чиге булмады. Акча да алмады ул. Кирәкми ди. Аптырагач, күчтәнәч илттем. Соңыннан монда килеп, күз яшьләре белән музейны карап йөрде. Гомумән, без бер әйберне эзләп йөрмәдек. Әтинеке калган, әбинеке калган дип кешеләр үзләре китерәләр. Бик сирәк уникаль әйберне генә азрак акча биреп алдым, калганын гел китерделәр. Шулкадәр халыкка рәхмәтлемен. Кеше битараф түгел.

Тегермәнне без бик озак эзләдек. Чувашстан якларында тегермәннәр булган алар, әмма җимерелеп беткәннәр. Ә монысы исән калган. Авылның олы әбиләр сөйләве буенча, революция вакытында аның өстенә менеп атышканнар.

Бүген инде “Бабай утары” янында балалар өчен ял лагерьләре эшләп килә. Җиде ел рәттән “Сәләт” лагерен оештыра. Балалар туган телен белсен, шул ял лагерьләрендә булса да татарча сөйләшсен дип тырышып йөрүе. Дәресләрнең 60 проценты татар телендә үтә. Әмма башка милләттән булган чуваш, мари, башкорт балалары да бик теләп ял итә. Тел мәсьәләсе аралашуга киртә булып тормый. Быел бер поток “Сәләт –Тулпар”да ял итеп киткәннән соң, балалар “Алга” лагеренә җыелган.

–7 ел элек миңа “Сәләт” ял лагере турында сөйләгәннәр иде. Күңелемдә кайнап йөргән әйбер булган, күрәсең. Шул елны ук балаларны җыйдым да, Биләргә форумга алып киттем. Анда күргәннәрем, балаларның ничек шатланып уйнап йөрүләре, кайткач, аерылыша алмыйча елашып торуларын шундый нык тәэсир итте миңа, хәтта үзем аларга кушылып еладым. Шунда кабынды лагерь булдыру уе. Тәүге елларда оештырганда урыныбыз юк иде. Я саноторий-прафилакторийда, я Кандракүлдә җыелабыз. Шуңа күрә “Бабай утары” янында агачтан корпуслар төзергә булдык. Бала-чагадан ипи кайда үсә дип сарасаң да, сөт кайдан килә дип сорасаң да җавап бер генә бит хәзер - кибеттән диләр. Менә шушы әйбер мине тагын уятып җибәрде. Балаларны авылга якынайтырга кирәк, алар аннан читләшеп бетеп килә бит. Быел без табигать белән сынап карарга булдык. Бу нинди агач, бу нинди үлән, аның файдасы нидә? Безнең укытучылар шушы сораулар җавап бирәләр, беррәттән телне өйрәтәләр, тормыш көтәр өчен, яшәр өчен кирәкле һөнәрләргә төшендерәләр. Бер сүз белән әйткәндә, үземнең оныкларымны нәрсәгә өйрәтәсем килә, лагерьдә шуларга өйрәтәләр..

Бу кадәр эшләр башкарганда бер башта күпме уй, бер йөрәктә күпме хис кайнарга тиеш?! Менә ни өчен Башкортстанда гына түгел, күрше республикаларда, хәтта чит төбәкләрдә дә танылган талантлы үзешчән композиторларның берсе, 150дән артык җырга көй язган Фәнир Галимов сәхнәдә күренми башлаган икән. Аның иҗатка вакыты калмый диярлек.

- Иҗат ул шундый әйбер: илһам килсә килә, килмәсә юк. Никадәр генә шигырьгә карап утырма, көй килми икән, язып булмый. Шуңа күрә махсус утырганым юк. Бәлки алай күп язылмыйдыр, әмма ихлас була. Иҗат җимешләремне җырчыларга бирәм. Бик күп популяр җырчылрның репертуарында бар җырларым. Әмма үзем чыннан да концертларда чыгыш ясап йөрмим хәзер. Сәхнә ул матурлыкны ярата. Шуңа күрә сәхнәдән вакытында китеп, кулыңнан килгән икенче эш белән шөгыльләнсәң, Ходай Тәгалә алдында да, үзең өчен дөресрәк буладыр. Мин шулай дип уйлыйм.

- Сез дини кешеме?

- Юк. Ходай Тәгаләнең барлыгына нык ышанам, күңелем дә тарта, әмма әле дингә кереп китә алмыйм. Әйдә хаҗга барабыз диючеләр бар. Тик мин әзер түгел әле дим. Анда баргач, саф кеше булырга тиешмен. Хаҗимын дип масаеп йөрергә түгел, ә эчтән чистарынып, изгелекләр теләп кенә, яхшы сүзләр әйтеп кенә йөрергә кирәк. Ә эштә төрле чаклар була. Кемгәдер усал сүзләр дә әйтеләдер, кеше күңелен киткән, ачуланышкан чаклар да буладыр. Хаҗи кемнедер әрләп ташлый икән – бу дөрес түгел. Ходай үзе вакытын җиткерә диләр. Минем вакыт җитмәгәндер әле. Ә мәчеткә барам, гает бәйрәмнәрен калдырмый йөрим. Былтыр Корбан бәйрәмен “Бабай утары”нда уздырган идек. 350ләп кеше җыелды. Быел да үткәрербез, Аллаһ боерса, халык саны күбрәк тә булыр дип уйлыйм.

“Халык Фәнирнең исәнлеген тели. Авылыбыз өчен шулкадәр күп эшләр башкара ул, санап бетерерлек тә түгел”,- ди Төмәнәк авылы старостасы Зөлфирә Хәкимова.

Биредәге “Йолдыз” колхозы банкрот булгач, авылның таралуына юл куймас өчен үз канаты астына алып, “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы төзи Фәнир Гыйльметдин улы. Анда атлар үрчетү эшен дәвам итеп, кымыз җитештерүне җайга сала. Авылда да, Туймазыда да кымыз тиз сатылып бетә. Көн саен 150-200 шешә китә. Мондагы халыкның иң яраткан эчемлегедер ул.

“Русия татар авыллары” оешмасының җитәкчесе, үзе эшкуар кешегә күптән борчыган соравымны да бирми калдыра алмадым. Бүген күп авылларда яшьләргә эш юк, алар Себергә чыгып китәргә мәҗбүр диләр. Ә шул ук вакытта эшкуарның күбесендә - теплица тотамы ул, чәчәк үстереп сатамы, мал асрыймы – һәркайсында Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан килүчеләр эшли.

Безнең халык 90 елларда эшләмәскә өйрәнде. Эшләргә яратмый ул хәзер. Акча күп булсын, эше аз булсын. Әмма алай булмый бит ул. Акча белән эш күләме янәшә торырга тиеш. Ничек эшәгәнсең, шулкадәр акча алырга тиешсең. Безнең авыл хуҗалыгында үзебезнең авыл кешеләре эшлиләр. Аллаһга шөкер, читтән ялламадык. Егетләрнең яшь категориясе - 35-50 тирәсе. Алар мал тоталар, ашлыгын бирәбез. Себердә дә, бездә дә эшләп йөрүчеләр дә бар. Бер ай эшләп кайткач, бер атна ял итә дә, ике атнага безгә эшкә килә, аннан тагын бер атна ял итә дә кабат Себергә китә. Дәртләнеп эшләп йөри яшьләр.

Күз алларында үрнәк алырлык мондый авылдашлары яшәгәндә башкача булуы мөмкин дә түгелдер ул.

Бер мәкаләдә генә Фәнир Галимовның бөтен эшләрен барлап чыгып бетеп тә булмый. Әмма саналган проектларның да һәркайсы акча таләп итүе көн кебек ачык. Үзләренең чыгымнарын каплата ала микән соң алар? Сөйләшүнең бу өлешенә җиткәч, Фәнир Гыйльметдин улы тыйнак кына елмайды да, бу сорауны читләп үтик диде.

-Акча шундый әйбер ул, килә дә китә. Минем аны беренче урынга куеп, санап утырганым юк. Иң мөһиме ул түгел бит. Иң мөһиме балаларыбыз, оныкларыбыз бәхетле булып яшәсен. Берәү дә мәңгелек түгел. Иртәме-соңмы барыбыз да кайтмас өчен китәрбез. Үземнән соң материаль байлык, мал-мөлкәт түгел, ә дөньяга яраклашкан, үткәннәрен дә онытмаган, киләчәген дә уйлый белгән нәсел дәвамчыларымны, һәрнәрсәгә кеше үзе ирешергә тиеш дигән уйны калдырып китәсем килә. Теләсә кеше барысына да ирешә ала. Шул теләге булсын! Менә ни хакында хыялланам мин!


Читайте нас: