Барлык яңалыклар
Шәхес янында
15 апрель 2019, 14:40

Бәхетне тоя белергә кирәк

Быел якташыбыз, Дүртөйле районы Әсән авылында туып үскән, бүгенге көндә Казанда иҗат итүче драматург һәм әдәбиятчы Галимҗан Гыйльмановның “Тәкъдиргә юл” һәм “Ходайга бүләк” дигән җыентыклары Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Шушы уңайдан без Галимҗан Хәмитҗан улын сөйләшүгә чакырдык.

Быел якташыбыз, Дүртөйле районы Әсән авылында туып үскән, бүгенге көндә Казанда иҗат итүче драматург һәм әдәбиятчы Галимҗан Гыйльмановның “Тәкъдиргә юл” һәм “Ходайга бүләк” дигән җыентыклары Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Шушы уңайдан без Галимҗан Хәмитҗан улын сөйләшүгә чакырдык.

- Әңгәмәне биографиягездән башлыйк әле. Гади авыл егете ничек Казанга барып чыкты? Бу максатчан эшләндеме, әллә берәр очрак сәбәпче булдымы?

- Балалар, укучылар белән очрашуларда гел әйтеп киләм: киләчәк гомерегез, тормышыгыз, хезмәтегез, иҗади омтылышларыгыз белән бәйле максатларыгызны мөмкин кадәр иртәрәк билгеләргә тырышыгыз, дим. Хыялларыгызны, бу хыяллларның эчтәлеген, идеясен билгеләгән максат, төнге юл очындагы маяк кебек, яки иксез-чиксез дала офыгындагы ут-учак кебек, сезне әйдәп, чакырып, йә булмаса ымсындырып, дәртләндереп торырга тиеш. Мин үземне бәхетле кешеләрдән исәплим. Чөнки мин гомерлек максатымны бик иртә билгели алдым. Урта сыйныфларда укыганда ук шигырь яза башладым, мине бу шөгылемә легендар авылдашым Шәехзадә Бабич рухландырды. Мәктәптә чакта ук әдәбиятчы булам дип хыялландым, шушы хыялым, әдәбиятчы, әдип булу теләге күңелемне Тукайлар, Такташлар, Туфаннар, Җәлилләр мәшһүрлеккә ирешкән Казанга беркетеп куйды. Әткәй белән Әнкәй минем хыял-максатларыма фатиха бирсә, укытучыларым Ганс абый Хәкимов, Оля апа Янгирова, Фәнүз абый Фатыйхов, Роза апа Гариповалар моннан соң “Казан” дип аталачак язмышыма юл күрсәттеләр. Әлбәттә инде, көтелмәгән бер вакыйга да булды. Мин мәктәпне тәмамларга бер ел бар иде әле, безнең авыл аша Казан дәүләт университетының фольклор экспедициясе үтеп китте. Аларны читтән генә күреп калу да минем яшьлек хыялымны, гомер максатымны ныгытты.

Максатчанлык үзе генә бәхет тойгысы бирә алмый, әлбәттә. Бу максатка тугры калу, аңа ирешү юлында очрап торган кыенлыкларны җиңәрлек көч таба алганда гына бәхеткә юл ачыла. Читтән караганда гына минем Казандагы тормышым, хезмәт юлым, андагы иҗади гомерем бик җиңел, җайлы, сикәлтәсез булып күренәдер. Кайбер дусларым чынлап та: “Сиңа барысы да җиңел бирелә”, - диләр. Җиңел бирелми, мин ул кынлыкларны үзем җиңел үтәм. Максатымнан тайпылмыйча, зарланмыйча, кеше өлешенә кермичә, башкаларны рәҗетмичә, ихлас күңелемне дөньяга ачып, олыны - олы, кечене - кече итеп, нәсел-нәсәбемнең, гаиләмнең, остазларымның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, туган ягымнан алып килгән фатиханы бәгыремә төреп, көне-төне эшлим. Әдәбиятка, рухияткә, туган телгә, мәгърифәткә, татарыма-халкыма хезмәт итәм. Казан - күп рухи көч сорый торган шәһәр. Аның таләбенә, шартына һәркем түзә алмый. Мин бүген әйтә алам: Казан мине кабул итте, мин Казанны яуладым.



- Казан ерак... Сагынып ташлап кайтасыгыз килмәдеме?

- Бәлки искәргәнсездер: мин Казанга да “кайтам” дип сөйләшәм, туган авылым Әсәнемә дә “кайтам” дим. Шул рәвешле, бүген күңелемдә язмыш, гомер офыклары тоташты... Ә 45 ел элек... Куңелдәге сагыну хисләреннән Казан урамындагы юкә ябалдашларына ут кабынып китәр төсле иде. Сагышыма түзә алмыйча, озын кичләр буе шәһәр бакча-паркларында Әсәнгә кайтып җитәрлек кенә араларны үткәнмендер. Әлеге дә баягы яшьлек хыяллары, инде шактый ныгып өлгергән максатым ярдәмгә килде, ташлап кайтып китмәслек көч бирде. Аннары... мин Казанда үзем кебек үк көчле рухлы, максатчан кешеләр таптым. Бергә укыган егет-кызлардан Фәиз Зөлкарнәев, Нәҗип Исмәгыйлев (Нәкъкаш), Шәүкәт Гаделша, Флюра Низамова, Фәнүзә Нуриева, Нурия Хәйруллина, Рәүф Гыйззәтуллин, Рөстәм Зәкуан, Фәния Сәетгәрәева-Габидуллиналарны телгә алу да җитә. Остазларымнан профессорлар Хатип Госман, Ибраһим Нуруллин, Флера Сафиуллина, Диләрә Тумашева, Нил Юзиевләр укуда, фәндә ныклы таянычым булды. Бик яшьли әдәби остазларымны да таптым, Нәкый Исәнбәт, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләмов, Роберт Миңнуллин, Госман Садә белән якыннан аралаштым. Башәйләндергеч бу дөнья мине бик тиз арада Казанга ныклап беркетеп куйды.

Сагынудан барыбер туктамадым. Әле дә сагынам, сагынып яшим... Сагыну, сагыш рухның көчен ала, аны зәгыйфьләндерә дип уйлыйлар. Мин, киресенчә, үзем туган нигеземнән, кендек каным тамган туфрактан көч алып яшим. Сагыш, бер яктан, яшәүгә дәрт, киләчәккә өмет биреп торса, икенчедән, минем өчен көчле иҗат чыганагы булып тора. Мин гомерем буе шушы халәттә яшәдем һәм бүген дә шушы халәттә яшим.



- Сез студент елларында бик актив кеше булгансыз һәм шул ук вакытта гел “биш”легә укыгансыз. Хәтта Ленин стипендиясе лауреаты булгансыз. Ничек өлгердегез?

- Хәзер үзем дә аптырыйм. Югыйсә мин үземне “ботаниклар” рәтенә кертмим. Миңа барысы да кызык иде: уку да, фән дә, спорт та, бию дә, әлбәттә инде, әдәби түгәрәкләр дә... Мин, кирәк булганга түгел, кызык булганга укыдым. Бигрәк тә студентларның фәнни җәмгыяте президенты булган еллар, бу җәмгыять кысаларында төрки дөньядагы иң атаклы университетларның студентлары белән аралашу, “Әдәби сүз” газетасына җитәкчелек итү, “Әллүки” әдәби түгәрәгендә үтә торган мавыктыргыч чаралар, “шигъри сабантуй”лар, экспедицияләр, практикалар... Хатип Госманның яисә Мөхәммәт Мәһдиевнең легендар лекцияләрен тыңлау, Тузов, Шофман кебек бөек шәхесләрнең фәлсәфә, тарих буенча семинарларында катнашу минем ният-максатларымны ныгытып кына калмады, бәлки шәхеслеккә, олы иҗатка да якынайтты... Чынлыкта, минем өчен ВАКЫТ категориясе булмаган ул вакытта. Мин хәтта йоклаганымны да хәтерләмим... Тулай торактагы бүлмәләрдә “ирекле шигырь”, Евтушенко, Вознесенский, Назыйм Хикмәт, Шамил Анак иҗаты хакында ялкынлы бәхәсләр, легендар 60-чылар (Равил Фәйзуллин төркеме) белән очрашулар, китап кичәләре, шигырь бәйгеләре, татарча бию “пятачок”лары минем өчен көнозын барган лекция-семинарлардан, Әбүгалисина мәгарәсен хәтерләткән китапханәләрдән, тынчу архив залларыннан соң үпкәләргә кереп тулган саф һава, киң сулыш кебек булган... Иҗтимагый-сәяси фикер дә шул студент елларында формалаша башлаган дип уйлыйм. Ул вакытта ук Казанда студентларның яшерен кулъязма газеталары (“Милли комган”), яшерен әдәби түгәрәкләре (“Күкеле сәгать”) бар иде инде...

Олы фәнгә һәм олы әдәбиятка мин шушы студент багажы белән аяк бастым, шуңа да олы тормышка кереп китәргә авыр булмагандыр дип уйлыйм... Университетны тәмамлап, аспирантурада укый башлаганда мин инде гаиләле, нык максатлы, шактый тәҗрибәле мөгаллим һәм әдәбият галиме идем. Зур әдәбиятка юл ураурак булды - әйтүемчә, мин аңа әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне аша (җитәкчем - Хатип Госман), шул ук Х.Госманның үзенчәлекле “Нәфасәт” (“Эстетика”), Нил Юзиевнең “Поэтика” практикум-түгәрәкләрендә төпле аналитик фикер туплап, дөнья әдәбиятын һәм халык мирасын, бигрәк тә мифологияне яхшы гына өйрәнеп килдем.


- Язучы бөтен жанрда да иҗат итсә, “уртакул” әсәрләр генә туа, дигән фикер бар. Сез исә проза өлкәсендә дә, драматургиядә дә, шигърияттә дә уңышлы иҗат итәсез. Моның сере нидә?

- Бу хакта минем үз фикерем бар. Берничә жанрда эшләү генә әле теге яки бу әдипкә ниндидер мөһер сугарга беркемгә дә хокук бирә алмый. Тукайны, Такташны искә төшерегез, бүгенгеләрдән Туфан Миңнуллинны, Ркаил Зәйдулланы... Мин үзем дә күп жанрда эшлим. Миңа шулай ошый. Бу - күңел таләбе. Ахыр чиктә, бу минем иҗат манерам. Шулай жанрдан жанрга күчеп, мин ял итәм, рухиятемне төрләндерәм, яңартам, баетам... Ә сез беләсезме, роман язып утырганда иҗат ителгән шигырьнең “тәмен”? Яисә башка ситуация. Чәчмә иҗат авыр барган бер мәлдә кинәт үзең дә сизмәстән балалар өчен яза башлыйсың... Инде бераздан прозага әйләнеп кайтканда шундый җиңеллек кичерәсең, гүя күңел кылларын фәрештәләрнең илаһи канатлары сыйпап-назлап киткән...

Шулай да, бүген мин - прозаик. Күбрәк чәчмә иҗатта эшлим. Ләкин бу әдәби төргә күп иҗади этаплар аша килдем. Минем прозада шигырь катламнары да (мин әдәбиятта иң элек шагыйрь булып “тудым”), драматургия алымнары да (әсәрләремдәге конфликт үсешен, әдәби интрига серләрен нигездә сәхнә кануннарына нигезләнеп өйрәндем), балалар әдәбиятына хас самимилек, ихласлык, маҗаралык, әкияти фикер сөреше дә бар дип уйлыйм. Мифологик, хыялый, хикмәти образлар, символлар, кодлар күбрәк халык иҗатыннан килә. Мин бит әле фән кешесе. Әдәби тәнкыйтьче буларак иҗат берлегенә кабул ителгән каләм иясе. Аналитик фикер, психологизм - алар минем фәнемнән, гыйльми тәгълиматымнан килә. Чәчмә әсәр тукымасында боларның барысы да органик берлектә, бер организм, бер процесс, бер язмыш булып яшиләр. “Албастылар” әсәрен генә алыгыз. Анда нинди генә жанр формасы юк?! Әйтүемчә, күп очракта бу бергәлек проза әсәре булып туа, ә кайчакта башка жанр элементлары, уйланылган күләмле әсәрдә аерылып чыгып, мөстәкыйль тормыш башлап җибәрәләр... Төрлечә була. Шул гына: нинди генә жанр кысаларында туса да, әсәр тулы канлы, камил һәм мәгънәле булып туарга тиеш.

- Өлкәннәр өчен генә түгел. Балалар өчен дә язасыз. Анысы бөтенләй башка дөнья. Балалар өчен язар өчен балалыктан чыкмаска кирәк. Ә сез, миңа калса, бик җитди кеше... Балалыкка кайту юлларыгыз хакында сөйләгез әле.

- Юк, мин үземне җитдигә санамыйм. Якыннарым, дусларым, хезмәттәшләрем моның шаһиты. Шаяру - минем күңел халәтем, яшәү рәвешем, авырлыкларга каршы тору чарасы да. Ә бу халәт, чынлап та, күбрәк балачак рухияте белән бәйле. Балалар өчен яратып язам. Бу минем иң бәхетле чагым. Әнкәйнең сүзе искә төшә. “Кешенең иң бәхетле чагы - балачагы. Үлемнән иң ерак чагы бит аның”, - дигән иде ул. Чынлап та, гомер ахырыннан ерактарак яшисе килә, шуңа да балачакка, балалыкка еш кайтам, ахры, мин.

Балалыкка кайту юллары күптөрле. Күбрәк оныкларым аша кайтам. Алар минем өчәү. Өчесе өч төрле. Димәк, балачакка инде өч сукмак бар дигән сүз. Авылга, туган нигеземә кайткан чакта да күңелдә балачагым җанлана башлый, бераз сагышлырак булса да, авылда балалар өчен язган әсәрләрем - бу төрдә иң көчлеләре. Әкиятләр язарга яратам. Минем күңелемдә бер зур әкият яши, мин аны гомерем буе чынга ашырырга тырышам. Бу балачак фантазиясе миңа бик күп образлар бүләк итте, еллар сөреме каплый башлаган күңелемне күп мәртәбәләр кабат сафландырды, ихлас, самими чагына кайтарды.



- Кайсы жанр күңелегезгә якынрак?

- Һәр жанрдан тәм табарга, рәхәтлек алырга өйрәндем. Бу яклап мин - Аяз Гыйләҗевнең шәкерте. Ул: “Жанрның, сүзнең тәмен тойсаң гына яз”, - дип әйтә иде. Дөрес анысы, һәр чорда күңел, каләм ниндидер бер жнрга ныграк тартыла. Романнар чоры булды, әдәби парча-нәсерләр, хикәяләр, повестьлар... Бүген мине эпик иҗат төрендә ике жанр ныграк җәлеп итә: новелла һәм бәян. Новеллада көчле интрига, ахырга чаклы ачылып бетми торган сер, көтелмәгән финал, җете образлар, күпмедер дәрәҗәдә романтик рух әсир итә, ә бәян - повесть белән хикәя уртасында торган чәчмә жанр формасы буларак кызык. Анысында гомернең бер хәлиткеч борылмасы гына түгел, геройның язмышы да күзаллана. Ялыктырмый. Вакыйгалелек көчле. Хыялый сюжет, романтик рух шулай ук мөһим...



- Яшьләр белән күп эшлисез. Яшь буын иҗатчылары турында нинди фикердәсез?

- Гомер буе яшьләр белән булдым. 80 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәр яшь иҗатчылар белән эшлим. Бу эшемнең нәтиҗәсен - “алтын чорын” да күрдем. Ул 2000 нче еллар башына туры килә. Казан дәүләт университетында үзем кураторлык иткән “Әллүки” әдәби берләшмәсе хакында әйтмәкче булам. Яңа меңъеллыкның беренче ун елы татар әдәбиятына өр-яңа буын бирде. Аны “Ленар Шәех” буыны дип йөртәләр. Ул шушы “Әллүки”нең җитәкчесе һәм “Тәрәзә” газетасының редакторы иде. Менә шушы егет тирәсенә тупланды минем шәкертләрем. Бүген татар әдәбиятында буыннар алмашынуы тәмамланып килә. Соңгы ун-унбиш елда әдәбият мәйданына “Әллүки”дән егермедән артык яшь иҗатчы килде, шуларның күпчелеге Язучылар берлегенә кабул ителде, берничә китап чыгарырга җитеште. Бу яшьләр арасында газета-журналларның, китап нәшриятларының баш мөхәррирләре, бүлек җитәкчеләре бар.

Әдәбиятка зур буын, төркем булып килеп кергән яшьләргә ышанам мин. Алар безгә караганда талантлырак, заманча фикерлиләр, үҗәтләр, максатчаннар, иң мөһиме, татулар; гаилә корып өлгергәннәр, намазга басканнар да күп... Алар дөнья масштабында эш итәләр, күбесе, халыкара бәйгеләрдә катнашып, дөнья илләренең абруйлы премияләрен яулап өлгергәннәр, чит телләр беләләр, республика күләмендәге иҗтимагый оешмалар эшендә актив эшчәнлек алып баралар. Бу буын - тарихи буын, тарихта эре хәрефләр белән язылып калачак буын булырга тиеш!



- Башка төбәктәге иҗат тормышыннан хәбәрдармысыз?

- Кызыксынуым күбрәк төрки әдәбиятлар белән бәйле. Төрекләр, казахлар, якутларда барган әдәби процесс, шулай ук башкорт әдәбияты казанышлары да кызыксындыра мине. Төрки дусларыбыз минем иҗат белән дә кызыксыналар. Төрекләр миңа еш мөрәҗәгать итәләр. Кайбер хикәяләрем төрек телендә басылып та чыкты, бүген Төркиядә минем иҗат буенча берничә кеше докторлык диссертациясе язып йөри. Якутларда, казахларда әдәбият нык алга китте. Казан алар белән дә элемтәне ныгытты. Аралашу ешайды. Бигрәк тә яшь иҗатчылар күп йөри ул төбәкләргә. Төрки язучыларның яшь буын вәкилләре үзләре дә Казанга еш киләләр, бәйгеләрдә, фестивальләрдә, әдәби семинарларда катнашалар. Кайсыдыр бәйгедә, “Бәхетле тарихлар” (“Глаголица”) конкурсында булса кирәк, бер кыргыз егетен күреп шаклар каттым (Эрмек Турдубеков). Баксаң, аларда тагын бер Айтматов үсеп килә ләса! Башкортлар да талантлы егет үстерәләр. Айгиз хәзер Казанда да үз кеше. Бу ике егет белән дә мин якыннан таныш, киләчәктә аларга зур өметләр баглыйм. Шулай да, мин күбрәк үз чорымның әдипләре белән тыгыз багланышта торам. Мәсәлән, соңгы вакытта казах прозасы белән бик кызыксынам. Бүген минем өстәлемдә Бахытҗан Канапьяновның хикәяләре ята. Ул әдәбиятчыларның Европа Конгрессында Үзәк Азия һәм Казахстан вәкиле буларак чыгыш ясый. Менә шул әдипнең әсәрләрен тәрҗемә итәргә алындым. Үзенең соравы буенча, әлбәттә.



- Бүгенге татар әдәбиятын ничек бәһалыйсыз?

- Бу бик зур тема. Әлеге сорау буенча гына да олы әңгәмә корырга булыр иде. Кыскача гына әйткәндә, бүгенге татар әдәбияты үсештә. Әйтеп киттем инде: әдәби буыннар алмашынуы тәмамланып килә. Олпат буын китеп бара, алар урынына талантлы, әмма әйбәт мәгънәдә дәгъвачыл, һәр нәрсәгә үз фикере, үз максты булган креатив яшьләр килә. Икенчедән, әдәбиятның кысалары киңәйде, шулкадәр киңәйде, әнә, инде офык арты да шәйләнә... Интернет, электрон ресурслар, социаль челтәрләр әдәби иҗатка хас булган серләрне тәмам ачып ташладылар. Олы әдәбият мәйданында үз урынын булдырырга теләүче иҗатчылар арасында һәвәскәрләр күбәйде, ул гына да түгел, һәвәскәрләр белән профессиональ язучыларның әдәби хокуклары тигезләште... Иҗатка ихтыяҗ күбәйде, китапка, укуга ихтыяҗ кимеде. Шулай да әдәбият җанланды, аның сулышы киңәйде, иҗатчылар исә конкурентлык нигезендә бәяләнә башлады. Киң массадан талантлы каләм иясен сайлап алу мөмкинлеге ачылды. Татарстанда соңгы елларда гына берничә яшь шагыйрьне социаль челтәрдән табып, күреп, тиз арада китапларын бастырып чыгардык, Язучылар берлегенә тәкъдим иттек.

Бүген татар әдәбиятын проза тота дип уйлыйм. 2000 нче еллар башында ук оешкан “Яңа проза” вәкилләре бүген дә каләмнәрен куярга җыенмыйлар. Миили теманың, тарихи теманың, йола, рухият белән бәйле темаларның алгы планга чыгуы чәчмә әдәбиятка игътибарны бермә-бер арттырды дип уйлыйм. Шигърият шактый егәрле. Ркаил үзе күбрәк прозада, драматургиядә эшләсә дә, поэзияне нигездә “Ркаил буыны” һәм “әллүкичеләр” тота. “Калеб” берләшмәсе дә талантлы шагыйрьләр бирде. Авыл җирлегендә берничә талантлы шагыйрә баш калкытты. Бүгенге татар поэзиясе үзенең төрлелеге, киң амплитудасы белән көчле, Бигрәк тә формада күп экспериментлар бара. Драматургиядә, балалар әдәбиятында да уңай күренешләр бар. Әмма анда сораулар күбрәк. Алдагы биш-ун елда бу өлкәләрдә бик мөһим үзгәрешләр булыр кебек.



- Сезнең “Тәкъдиргә юл”, “Ходайга бүләк” дигән җыентыкларыгыз быел Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Бу җыентыклар кайсы ягы белән үзенчәлекле, әһәмиятле?

- “Тәкъдиргә юл - хикәяләр, новеллалар җыентыгы, “Ходай бүләге”нә повестьлар, бәяннар тупланды. Бу жанрлардагы иң уңышлы әсәрләрем. Г.Гыйльманов дигән язучыны аңлар өчен укучы һичшиксез шушы китапларны укырга тиеш. “Албастылар”дан, “Оча торган кешеләр”дән башка минем тагын бер дөньям бар бит. Шушы кечерәк жанрларда тудырга дөньям. Аларда мин кешенең, татарыбызның асылына романнарга караганда да ныграк төшенергә тырышам. Мин бүгенге проблемаларга ябышып, “ах” итеп, зарланып ятмыйм, шушы проблемаларның сәбәпләрен ачыкларга омтылам. Яисә аннан чыгу юлын күрсәтәм. Әлбәттә инде, әдәби интрига аша, фәлсәфә аша, кайчакта мифология, ышану яисә дини тәгълимат аша... Рух - мине кызыксындырган иң төп нәрсә шул. Иҗат кредосы исә китапларымның исеменә үк чыккан - “Тозлы яңгыр” (ТАБИГАТЬ), “Тәкъдиргә юл” (ЯЗМЫШ), “Ходай бүләге” (ГОМЕР), “Һәркемнең үз догасы” (КЕШЕ) һ.б.

Бүген мин гасыр башында оешкан “Яңа проза” кысаларында иҗат итәм. Дөресен генә әйткәндә, мин ул юнәлешне үзем тудырыштым, “Албастылар” кыйссасы аның беренче карлыгачы булды. Иҗат юнәлешемне төрлечә атап йөртсәләр дә (“модернизм”, “постмодернизм” , “метафизик реализм”, “мифик реализм”) мин үземнең реалист язучы икәнемне икеләнми әйтә алам. Ләкин әсәрләрем тукымасына бик күп серләр төрәм. Укучыларымны әнә шул серләр җәлеп итә дә инде. Яңа темалар, яңа образлар табу - минем төп мәшәкатем. Телгә-стилгә нык игътибар бирәм. Төп поэтик чараларым исә - халкыбызның рухи чыганакларыннан, әдәби-мәдәни мирасыннан, Аның йоласыннан, милли һәм дини тәгълиматыннан. Болар үзенчәлекме-түгелме - үзегез хәл итегез.



- Туган авылыгызга еш кайтасызмы?

- Еш кайтам дип әйтә алмыйм. Күбрәк ул үзе минем янга килә... Туганнар булып, авылдашлар булып, Әнкәй булып... Әнкәй елга берничә мәртәбә Казанга килеп, озак кына торып китә, миндә һәм абыем Ринат Хәмитҗан улында алмашлап тора. Әле күптән түгел генә килеп китте, яңа йорт җиткергән идек, шуны күрергә, котларга килде. Быел аңа 90 яшь тула, үзен-үзе карап, дүрт улының оныкларына, оныкчаларына (алар 15!) куанып гомер кичерә. Намаз иясе, мөнәҗәтләр әйтә, үзе җырлар иҗат итә, күп укый, күп аралаша. Аны урамда Ак әби дип йөртәләр... Безнең авылда бу исем - зур дәрәҗә...

Үзем дә кайтам. Җәен кайтканда, авыл тирәли сәяхәт кылам. Иртән чыгып китәм дә кичкә таба гына арып-алҗап кайтып керәм. Безнең авыл яланнарын, кырларын, елга-күлләрен урап чыгар өчен төгәл бер көн кирәк. Кулымда каләм-кәгазь, йөрәктә - яшьлек ярсулары... Кайбер кеше сәерсенеп карый, кайберәүләр - минем җанымны аңларга тырыша, өченчеләр, Хозыр-Ильясны очраткан кебек, киңәш-миңәш сорарга тотына, язмышын юратырга керешә.



- “Тормыш” дигән китабыгыздан канәгатьме сез?

- Бу сорауга җавап бирү өчен, ул “китап”ныязып бетерергә кирәк. Ә мин әле аның иң кызык урыннарын иҗат итү белән мәшгульмен... Шактый язылган инде ул, сез хаклы... Мавыктыргыч бүлекләре бар: Авыл. Мине чын шагыйрь иткән беренче мәхәббәт. Казанга килү. Фән. Диссертация. Язучылык. Гаилә. Беренче китап... Киртәләр... Стеналар... Халык күңеленә юл. Танылу. Сыналу. Югалтулар. Бәхеткә ымсыну... Бәхетнең иҗатта табып сөенү... Барыбер “Тормыш” китабының иң матур битләре алда кебек. Мин моңа ышанам. Юк, мин моны беләм.



- Кире кайту мөмкинлеге булса, үзгәртеп язар мөмкинлеге бармы?

- Юк. “Юк” дип, үзгәртеп язу мөмкинлеге турында әйтмим. Кайту мөмкинлеге турында әйтәм. Юк андый мөмкинлек. Бу гомерне кеше булып, Ходайның иманлы бәндәсе булып яшәп бетерергә кирәк. Изгелеккә бервакытта да соң түгел. Кире кайту турында уйларга да ярамый!

Үкенечсез гомер булмыйдыр ул. Ныграк яратасы калган, күбрәк игелекле гамәлләр кыласы булган, иң кирәк чакта дусларга җылы сүземне әйтмәгәнмен, әткәй-әнкәй өзелеп көткәндә, яннарына кайтмый йөргәнмен... Ләкин... барыбер бәхетле гомер мизгелләрем янында тормыштагы үкенечләрем бернигә тормый. Югалтуларга караганда табышлар күбрәк юулган. Бәхетле мизгелләр күбрәк. Омтылыш, максат һич үзгәрмәгән, иң мөһиме - шул.



- Әлегә тормышка ашмаган хыялыгыз нинди?

- Әйттем инде: үкенеч юк. Ничек булган - димәк, шулай кирәк булган. Иң мөһим хыялым тормышка ашты, аны инде беләсез. Әмма бу, татарның мәркәзенә барып, әдиплеккә ирешүгә үк бөтен булган хыяллар, максатлар төкәнә, бетә, үзгәрә дигән сүз түгел әле. Һәр яңа фикер, идея, әсәр темасы - яңа хыял булып алдыңа килеп баса икән ул! Әдәби иҗат - ул котылгысыз әрнү икән, димәк, син соңгы сулышыңа кадәр иҗатка дучар ителәсең дигән сүз... Менә шушы араларда “Шайтан коткысы” дигән романны тәмамларга тиешмен. Бусы инде тормышка ашырдай хыял. “Бабич” романы да азагына якынлаша. Бу хыял да күңелне иркәләп тора.. “Албастылар”ның 2 нче китабы да язылган килеш шүрлектә тора. Тизрәк бастырып чыгарасы иде. “Албастылар”ны фильм итеп тә күрәсе килә. “Татар мифлары”ның 5 томлыгы кайчан да булса дөнья күрер дип уйлыйм. Күптән эзер инде алар. Бераз сипләп кенә чыгасы бар... Болар - иҗади хыяллар, ниятләр.

Ә тормышта? Тормышта барысы да ипле кебек. Зур гаиләм бар, оч оныгым үсеп килә, кияү балакай белән бергә зур йорт салып кердек, тагын ни... Ә! Дуслар хакында әйтәсе калган. Уйландыра, хәтта сагайта торган тема калган икән. Өлкәнәйгән саен дуслар күбәя барыр төсле иде. Алай түгел икән. Яшәгән саен чын дуслар кими, кайберләре үзләре китә, кайберләреннән үзең китәсең. Еш кына: “Әллә дус була белмим микән?” - дип уйлап куям. Күп нәрсәне кичерә алмыйм икән мин - хыянәтне, хөсетлекне, гайбәтне... Шушы сыйфатларны кичерергә өйрәнү - тормышка ашмаган хыялым булып кала. Чынлыкта, кичерергә өйрәнмәсәм дә - аптырамыйм. Хыянәтне кичерү - шушы хыянәтне кылу белән бер кебек тоела миңа...

- Ял сезнең өчен нәрсә ул? Ничек ял итәргә яратасыз?

- Минем өчен ял - эш төрләндерү, күңел халәтен алмаштырып тору. Авылга кайту - ял. Туганнар, дуслар белән аралашу - ял. Китап уку - ял. Табигатькә яисә шәһәргә чыгып йөрү - ял, оныкларны сөю, иркәләү, алар белән уйнау - актив ял; бакчада эшләү - ял, кирпеч тезү, балта тотып эшләү - шулай ук ял... Юл йөрү, дару үләннәре җыю, сәяхәт кылу, ил гизү - ял, иҗат итү, яңа әсәр язып тәмамлау, укучыларым белән очрашу - иң гүзәл ялларымның берсе. Баксаң, минем өчен барлык эшем-шөгылем ял булып чыга... Әйттем бит: минем өчен ял - эш төрләндерү, күңел халәтен алмаштырып тору...

- Кешеләргә иң зур теләгегез.

- Күңелегез авыртканда - елагыз! Бушаныгыз. Сабыр итәргә генә түгел, кичерергә дә өйрәнегез! Авыр сораулар җәфалап интектерсә - матур (нәфис) әдәбияттан җавап эзләгез. Китапларда, нәфис әсәрләрдә барлык сорауларга да җавап табарга мөмкин. Әдәбиятны яратыгыз. “Әдәп” белән әдип” сүзләренең тамырлары бер, шуны онытмагыз...

Бәхетле булыгыз. Ләкин бәхетне иң элек тоя белергә кирәк.

Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.


Читайте нас: