Барлык яңалыклар
Шәхес янында
21 март 2018, 15:20

“Биш фәрештә саклый мине”

Дүртөйледән чыккан күренекле кешеләр арасында биолог-галим Феликс Фәтхи аерым урын алып тора. Союзлар әгъзасы булмаса да, ул – яхшы журналист һәм язучы. Озак еллар гәзит-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Язмаларын рус, татар, башкорт, инглиз телләрендә бастыра. Төрле нәшриятларда, шул исәптән Башкортстан «Китап» нәшриятында чыккан фәнни, фәнни-популяр, танып-белү китаплары авторы да ул.

Дүртөйледән чыккан күренекле кешеләр арасында биолог-галим Феликс Фәтхи аерым урын алып тора. Союзлар әгъзасы булмаса да, ул – яхшы журналист һәм язучы. Озак еллар гәзит-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Язмаларын рус, татар, башкорт, инглиз телләрендә бастыра. Төрле нәшриятларда, шул исәптән Башкортстан «Китап» нәшриятында чыккан фәнни, фәнни-популяр, танып-белү китаплары авторы да ул.

Аны яклаучы фәрештәләр

Ул өйрәнгән кайбер сорауларга скептик яктан карарга да мөмкин – без алган белем һәм тәрбия шундый. Әмма ул үзенең сиксән яшендә күзлексез яза һәм укый. Ә бит бала чагында авыргач, аның күзләре начар күрә башлый. Тәне сыгылмалы. Билен бөгеп эшләгән күнегүләрне күп кенә яшьләр дә булдыра алмый. Аркаим таулары буйлап 4-5 сәгать эчендә 30 чакрым тирәсе ара үттек. Аңарда ару-талу дигән нәрсә сизелмәде. Кайчак компьютер артында, үзенең фикерләрен шигъри формада һәм прозада язып, сәгатьләр буе эшләп утыра. Инглизчә яхшы белә. Бу телдә китаплар да чыгарды. Берсе аның «MANIFESTO OF ARKAIM» - «МАНИФЕСТ АРКАИМА» дип атала. Бер сүз белән әйткәндә. уңышлы эшли.

Миңа фәрештәләр ярдәм итә, ди ул. «Алар сездә бишәү, – дигән аңа күрәзәче. – Икесе тумыштан ук – Ходай аларны һәркемгә бирә. Ә тагын өчесе Сезнең яхшы эшләрегез өчен бирелгән». Үзе уйлавынча, берсе ерактагы балачагында Өлфәт исемле малайны суга батудан коткарган өчен бирелгән. Су астыннан кулы килеп чыккан урынга чумган. Әмма тартып чыгара алмаган. Сулыш алып, янә чумган һәм малайны этеп чыгарган. Икенче фәрештә 254 мең, ягъни чирек миллион гектарлы Көньяк Урал заповеднигын саклаган өчен. Ул анда директорның фән буенча урынбасары булып эшләгән. Син бер вакытта да сүгенмәдең, ди аңа балалары. Башкаларның әтиләре нинди генә начар сүзләр әйтми иде. Өченче фәрештәне Ходай Тәгалә шуның өчен биргән.

Ә күзләрен яңа индуит остазы Саи Баба дәвалаган. Куллары белән сыпырган да, хәзер соңгы көннәреңә тикле яхшы күрерсең, дигән. Моңа ышану-ышанмау һәркемнең үз эше. Әмма чынбарлык чынбарлык булып кала. Феликс Фәтхи, олы яшьтә булуына карамастан, күзлек кими: ерактан күрү өчен дә, якыннан уку өчен дә.

Елгада … агач әзерләү

Феликс балачактан ук откыр булуы белән дан казанган. Ул 1937 елда туган. Сугыш барган еллар. Әтисе яу кырларында һәлак булган. Гаиләдә бишәү үсәләр. Барлык авыр эшләрне малайларга башкарырга туры килә. Йосып авылы елгалар, күлләр белән уратып алынган булгач, бик ачыкмаганнар. Күпләп балык тотканнар. Киптергәннәр, икмәк урынына ашаганнар. Һәрчак утын, хуҗалык өчен бүрәнә кирәк була. Агач хәзерләү өчен иң кулай вакыт …ташкын чоры. Агыйдел тугай, болын, урманнарны һәм авылның бер өлешен басып, киң җәелгән. Агачлар янына көймәгә утырып килгәннәр. Берәү ишкәкләр ярдәмендә көймәне кирәк урында «тотып» торган. Икенчесе балта белән агачны кискән. Берчак балталары суга төшеп китмәсенме. Аста өч метр тирәнлек. Чума да алмыйсың – җәйге челлә түгел. Бердәнбер эш коралыннан язалар.

– Юк, – дигән Феликс каты гына. – Балта металлдан, ул авыр. Сабы – агачтан – җиңел. Су аны күтәрергә тиеш. Ул басып торадыр.

Болыннарны баскан язгы су әкренләп тынычлана һәм үтә күренмәлегә әйләнә. Һәм ул балтаны шәйләп ала. Чынлап та басып тора. Баудан киң элмәк ясап, аңа батыргыч тагып, түбән төшерә. Булаша торгач, аны балта сабына кидерә. Кинәт кенә тартып, сапны эләктерә. Балтаны тартып чыгаргач, агачны кисеп аударалар. Көймәгә тагып, су өстеннән авылга алып кайталар.

Икенче очрак. Капканың баганасы чери. Өлкәннәр кара усак кисәләр. Әмма арбага сала алмыйлар – авыр. Феликс килә. Бераз уйлап тора да, арба читенә ике агач тери – «рельслар» барлыкка килә. Агачны арканга бәйли дә, ат белән тарттырып «рельслар» өстеннән шудыра-шудыра арба өстенә мендереп сала.

Берчак малайлар затонга сал төшереп, акча эшләмәкче булалар. Әмма аны дулкын әледән-әле ярга китереп бәрә. Башкалар, бу эшкә кул селтәп, китәләр. Феликс берүзе кала. Бераз уйлагач, салга ташлар бәйли һәм аны авырайта. Тизлек тә кимегәч, дулкыннарның көче җитми. Билгеләнгән урынга – елга колагына килеп җиткәч, конторага керә. Хезмәткәрләр ышанмый: ничек инде унөч яшьлек малай сал алып төшсен?! Чыгып карыйлар. Сал яңа, култыкта мондый агачлар юк. Товарны кабул итәләр.

Агрофак

Армиягә киткәнче, Феликс колхозда малчылыкта эшли. Аңа басу кырлары да чит-ят булмый. Шуңа күрә, хезмәттән кайткач, авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Туфракларны өйрәнү белән шөгыльләнгәнен белеп, аны студентларның фәнни түгәрәгенә җитәкче итеп куялар. Ул районның булачак күренекле кешеләре Рәзил Мусин һәм Әлзәм Сәйфуллин белән бергә укый. Студентлар оештырган концертларда гармунчылар триосы белән чыгыш ясыйлар.

Тальян гармун

Музыка хакында сүз чыккач, яңадан аның балачагына кайтыйк. Мал-туар сатып, үз авызыннан өзеп диярлек акча туплагач, әниләре олы улына тальян гармун алып бирә. Ул бик озак өйрәнергә тырыша, эшкә киткәндә гармунны сандыкка бикли. Феликс бәләкәй чагыннан ук гармун моңы тыңларга ярата. Берәр урында ишетә калса, шунда килеп, башкалар «алып бетергәнче» дип, көйләрне отарга тырыша. Һәм ул, ачкыч эшләп, сандыкны ача да, гармунга үрелә... Үгез җигеп, эштән кайткан абыйсы уйнаганын ишетеп калып, гармунны яңадан сандыкка бикләп куя. Ачкычны тартып ала. Бер сәгатьтән яңа ачкыч әзер була…

Энесенең гармун уйнаганын икенче ишеткәндә абыйсы:

–Юк, миннән гармунчы чыкмый, Феликс уйнасын! – ди.

Авыл яшьләре аны үзләре күңел ачкан җирләргә йөртә. Күтәреп тарантаска утырталар да, авыл урамнары буйлап әйләнәләр. Ул юл буе гармун уйнап бара.

Ул чакларда телевизор юк. Кино күрсәткәндә, клуб шыгрым тулы була. Малайлар җирне казып, идән тактасын күтәреп керәләр.

Колхозда эш һәм диссертация

Институтны бетереп, районга кайта. Аңа «Россия» колхозында агроном эшен тәкъдим итәләр. Агыйделнең сул як ярын йосыплар «кыр ягы» диләр. Феликс урманнары күп булган, «су җирендә» урнашкан, гомер бакый мари халкы белән дус яшәүче Йосып авылында үскән. Ул үзенең туган авылына җибәрүләрен сорый. Якташлары белән уртак тел табып, эшне киң җәелдереп җибәрә. 70 нче еллар башында югары уңыш алган өчен район партия комитеты тарафыннан бүләкләнә.

1972 елны аспирантурага керә. Диссертация яклап биология фәннәре кандидаты була. Укытырга чакыралар. Әмма ул табигый лабораториядә эшләргә тели. Көньяк Урал заповеднигына килә. Агулы үләннәрне өйрәнә. Фенология белән кызыксына. Ташкент һәм Алма-Ата шәһәрләрендәге галимнәр белән бәйләнеш тота. Моңа тикле фәндә билгеле булмаган азотлы органик берләшмәләр – алколоидлар ача.

Суер фермасы оештыра һәм аларны кулга ияләштерү мөмкинлеген исбат итә. Әмма чебешләрен инкубаторда гына чыгарып була. Ирекләре чикләнгән урында кошлар, йомырка салалар, әмма утырып чебеш чыгармыйлар.

Агроном

Туган яклар һәрчак сагындыра һәм тарта. Туксанынчы елларда, Йосыпта йорт тергезеп, гаиләсе белән күчеп кайта. «Танып» ярдәмче хуҗалыгына агроном булып урнаша. 1997 елны җыелган уңышны келәтләргә сыйдыра алмыйлар. Авыл картлары соравы буенча борай үстермәкче була, тик орлык таба алмыйлар.

2000 елларда аграр университетның уку хуҗалыгында өлкән агроном булып эшли. Ул үстергән солы хакында бүген дә легенда сөйләгән кебек искә алалар. Чиста, матур, биек. Такта терәп куйсаң да аумаслык. Ә бит ул елны солы уңышы белән беркем дә мактана алмаган.

Аркаимда

Шуннан Феликс Фәиз улы Аркаим җирләрен өйрәнү теләге белән бөтен дөньяга билгеле шушы урынга килә. Хаклы ялга чыкканчы мондагы хуҗалыкта агроном булып эшли. Заповедник территориясен яшелләндерү белән шөгыльләнә. Урындагы халыкны кавын-карбыз уңышлары белән сөендерә.

Аның белән Аркаим тавында басып торабыз – тирә-якта иксез-чиксез эшкәртелмәгән җирләр.

– Вакыты җиткәч, бу басуларны да күтәрерләр, – ди галим-агроном. – Илебездә авыл хуҗалыгы үсеш алыр.

Аркаимда яшәп, эзотерика белән беррәттән, аның серле дөньясын ул тирән өйрәнгән һәм өйрәнүен дәвам итә. Аркаимның сукмаклары буйлап йөрү өчен белешмә әзерләгән һәм аны үзенең яңа китабына керткән. Сибай, Магнитогорск, Уфа шәһәрләренә нәшрият эшләре белән еш килә. Еракка киткәндә, кайдандыр килеп йөрүче мәчене «өч-дүрт көнлек запас» белән ашатып китә. Авылны чыкканчы аны ихатасына ашарга килеп йөрүче чыпчыклар төркеме озатып бара. Аларның ашарга сораулары кызыклы: очып киләләр дә, томшыкларын, сөрткән кебек, җәй көне үләнгә, кышын – карга ышкыйлар. Бу аларның ашарга бир, абый, ачыктык, дип әйтүләре.


Илдус Тимерханов.
Читайте нас: