Барлык яңалыклар
Шәхес янында
2 февраль 2018, 12:27

“Радио язмышымдыр, күрәсең...”

Башкортстан радиосының танылган, иң ягымлы тавышлы дикторы, нәзакәтьле һәм сөйкемле Наилә Галәветдинова – бүген бездә кунакта. Ярты гасырдан күбрәк гомерен яраткан эшенә – Башкортстан радиосына багышлаган Наилә Гыйзетдин кызын халкыбыз Башкортстан Республикасының халык артисткасы, БАССРның атказанган артисткасы итеп белә. Гаҗәеп үзенчәлекле – хисле, ихлас, йомшак тембрлы, артистизм белән сугарылган тавышка ия диктор ханым Архангель районының Тирәкле авылында туып-үскән. Уфа сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, “Башкортостан” теле-радио компаниясендә хезмәт юлын башлап, “Моң шәлкеме”, “Музыкаль дулкыннар”, “Сәнгать әһелләре”, “Шигърият минутлары”, “Сезнең өчен, ветераннар”, “Чын йөрәктән” һәм башка бик күп әдәби-музыкаль тапшырулар алып барган.

– Наилә ханым, Сез бүген дә сафта – кайчандыр җаныгыз-тәнегез белән үз иткән Башкортстан радиосында хезмәт итәсез. Көн туса, һәрвакыттагыча яраткан эшегезгә ашыгасыз. Әйтегезче, эшкә нинди уй-хисләр, күңел халәтендә киләсез?
–Аллага шөкер, эшемә күтәренке кәеф белән киләм. Радио язмышымдыр, күрәсең. Анда эшләвемә 52 ел тулды. Элек ничек эшләсәк, хәзер дә шул дәвам итә дисәм, һич ялгышмамын: иртән сәгать 5тә торам. Коллективым әйбәт, җитәкчеләребездән дә уңдык. Игътибарлылар, ихтирам итеп торалар. Эшкә бәйрәмгә килгән кебек киләбез дисәм, һич арттыру булмас. Яратып, көтеп, якты йөз белән каршы алалар. Шуннан да зур бәхет буламы соң! Чын күңелдән яратып башкарам эшемне. Отпускка китсәм, сагынып, ашкынып чыгам.
– Сез – совет чоры баласы. Ул чорларда җаваплылык, эшкә карата таләпчәнлек, җитдилек аеруча көчле булган. Коллективыгызда бүгенге заман яшьләренә дә шушы ук сыйфатлар хас дип әйтә аласызмы?
–Әлбәттә! Бүгенге яшьләр дә заман таләпләренә җавап бирердәй фәһемле, һөнәри осталык ягыннан тиешле югарылыкта булган тапшырулар әзерлиләр. Җаваплылык тойгысы һәрберсендә сизелә. Барысы да тырышып эшләп йөриләр. Коллективыбыз зур –Башкортстан радиосы да, телевидениесе дә бердәм булып, бер булып эшли. Максатыбыз – сыйфатлы, фәһемле итеп барыбыз да бер эшне башкару. Кирәк булса, хәбәрчеләр бер-берсен алыштыралар. Безгә килгән яшьләр шулкадәр акыллылар, тырышлар. Мин гомер буе кешеләрчә мөнәсәбәт, ихласлык хакимлек иткән шушы коллективта эшләвемә сөенеп бетә алмыйм. Олыларны олылый беләләр, яшьләргә яшьләрчә мөнәсәбәт булуы ошый.
– Интонациягә бай, ягымлы тавышыгызны башка бер тавыш белән дә чагыштырып булмый. Аны саклауга элеккечә үк таләпчәнсезме?
– Шулай инде. Тавышны саклауның гади кагыйдәләре элеккечә, һич кенә дә үзгәрмәде (елмая). Салкын тидермәскә, салкын су эчмәскә тырышам. Әчене-төчене ашаудан да сакланырга туры килә. Ә болай табигать биргән тавышым, Аллага шөкер, әйбәт кенә сакланып килә әле.
– Наилә ханым, сезнең диктор буларак төп эшчәнлек...
– ...яңалыклар һәм хәбәрләр уку, концертлар алып бару һәм башкалар. Шөкер, эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган –менә алдыбызда программа ята, менә компьютер. Сүзләрдә басымның дөрес куелышын белергә кирәк булганда да компьютер ярдәмгә килә. Алып баручы, диктор эшкә әзерлекле килергә тиеш, әйтик, һава торышын тыңлаучыларга җиткерер өчен аны компьютердан аласың, башкортчага тәрҗемә итәсең. Һәрбер тапшыруны сыйфатлы итеп эшләп, тыңлаучыларга тиешенчә матур, фәһемле итеп җиткерергә тиешбез.
– Читтән караганда дикторлык эше башкаларга җиңел тоелган кебек. Сезнең эшчәнлекнең төп үзенчәлеге һәм төп кыенлыгы нидә дип уйлыйсыз?
– Илдә, республикада барган хәл-вакыйгаларны, хәбәрләрне, яңалыкларны халыкка үз вакытында җиткерү – төп үзенчәлеге шулдыр дип уйлыйм. Бу – безнең бурыч. Кыенлык дигәннән, син аны үзең дә беләсең – һәр эшнең үз кыенлыгы бар. Иртән таң белән эшкә килү кыенрак, әлбәттә. Ләкин мин бервакытта да бу җәһәттән авырсынмадым. Чөнки, кем әйтмешли, капка төбеннән машина килеп ала. Эштә елмаеп, ихлас сөенеп каршы алалар. Кәеф булмаганда да, сәламәтлек какшаганрак вакыт булса да, бу халәтне радио тыңлаучыбыз сизәргә тиеш түгел.
– Димәк, моннан 52 ел элек яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса...
– Элеккечә шушы ук эшемне, шушы ук дикторлык һөнәремне сайлар идем! Бернәрсә дә үзгәрмәс иде! Радиога эшкә килгәндә миңа 18 яшь кенә иде. Профессиям буенча – драма актрисасы. Ул вакытта, диплом алган гына елларда мин, бәлки, актриса булырга теләгәнмендер. Ә язмышым радиога алып килде. Әлбәттә, баштагы мәлләрдә яңалыклар уку, эфирга ияләшү кыенрак та булды. “Юк, эшләп булмастыр монда, китәм” дигән уйлар да килгән иде. Башкорт драма театры директоры Фаиз агай Вахитов: “Наилә, театрда сиңа урын бар, үземә эшкә алам” дигәч, гариза язып икәүләшеп радио һәм телевидениенең элекке директоры Гарифулла Гузаировка кергән идек, ул: “Бер кайда да бармыйсың!” дип, гаризамны ертып ташлады. Аның шул вакытта мине радиода эшкә алып калуына гомер буе бик рәхмәтле булдым. Кем белә, театрда әллә рольләр булыр иде, әллә гомерем роль көтеп үтәр иде. Гастрольләргә дә чыгарга кирәк булыр иде. Мин радио, телевидениедә эшкә калуым белән бәхетлемен. Башка бер һөнәр дә сайламас идем, чын!
– Язмышын радио, телевидение белән бәйләргә ният итеп эшкә килгән яшьләргә сез остаз да, шулаймы?
– Әлбәттә, киңәш сорап киләләр һәм мин бу хәлгә бик шатмын. “Шушы текстны ничегрәк укырга, нинди интонация сайларга?” дип сорыйлар.
– Башкортстан радиосы җитәкчелеге үзләренең ветераннарына игътибарлы дигән фикер белән килешәсезме?
–Әлбәттә, килешәм. 2017 елның ноябрендә республиканың иң төп каналы – Башкортстан радиосының 90 еллыгын билгеләдек. Бик матур, җанга якын очрашу килеп чыкты. Радиода эшләгән элекке ветераннарны чакырдылар. Алар шушында килеп, кайчандыр үзләре эшләп киткән студияләрне карап, хисләргә чумып, хатирәләрен барлап, бик канәгать булып калдылар.
Мөхтәрәм ветераннарыбызның кочаклашып, бер-берсенең хәл-әхвәлен белеп, хәлләрен сораштыруларын күрсәң! Ветераннар арасында 92 яшьлек Шәүкәт Макуловның булуы үзе бер шатлык иде. Аларны студияләр буйлап йөртеп, чәйләр эчереп, күчтәнәчләр биреп бик матур итеп озаттык. Истәлеккә фоторәсемнәргә дә төштеләр. Очрашу һәрберебезнең күңелендә әйтеп аңлата алмаслык матур хисләр калдырды.
– Наилә ханым, әгәр радиобызны бер сүз белән тасвирлагыз әле дисәләр, нәрсә дияр идегез?
– Башкортстан радиосының төп эшчәнлеге иң беренче чиратта кеше мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелгән. Шулай дияр идем. Фәһемле, матур, тирән эчтәлекле тапшырулар әзерләнә, гади кешеләргә актуаль булган иң кирәкле мәсьәләләр күтәрелә. Алар кешеләр тормышының барлык якларына кагыла – социаль проблемалар булсынмы, юридик сораулармы, экология яки мәдәният, мәгариф, тармагын яктыртсыннармы... Торак-коммуналь хуҗалыгы проблемалары да читтә калмый. Башкортстан радиосы – халык өчен эшләүче радио ул. Студиягә күпме белгечләр, экспертлар чакырыла! Радио тыңлаучылар туры эфирда үзләре дә тапшыруларда катнаша. Бер сүз белән әйткәндә, мәгълүматка, җыр-моңга, аналитикага бай радио дип исәплим.
–Ярты гасыр гомерегезне радио-телевидениедә дикторлык, алып баручы эшенә багышлаган уникаль кеше Сез. Һәрбер хезмәт коллективындагы кебек сезнең хатирәләр сандыгында сакланып калган мәзәк хәлләр, күңелле “чп”лар булгандыр. Шуларның берәрсе турында сөйләгез әле.
–Аларны элекке очрашуларда сөйләп бетергәнмендер инде сиңа (көлә). Мәзәк хәлләр, син әйтмешли, күңелле “чп”лар мин яшьрәк вакытта була торган иде. Бервакытны иртән студиягә керсәм, ут юк. Ә миңа авыл хуҗалыгы темасына әңгәмә корырга кирәк. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк. Ярый хәзер “переговорник”лар бар, элек алары да юк иде бит. Тавыш режиссеры Миша исемле чуваш егете иде. Безнең студиядә ут юклыгын күрми дә, ишетми дә. Ә үзенең бүлмәсендә ут бар.
Мин “Өфө һөйләй!” дип әйтергә генә уйлаган идем, килгән кунагым – Римма исемле ханым иде – яңгыратып “Света нет!” дип эфирга кычкырып җибәрмәсенме! Мин берни булмагандай: “Рима апай, вы это в эфире сказали. На всю республику!” дидем дә “Өфө һөйләй!” дигән булып арытаба дәвам иттердем. Күз алдыңа китерәсеңдер, партия заманы бу. Бер атна тирәсе куркып йөрдек. Аннары тынычландык.
Бермәлне җырчы Фәрит Бикбулатов белән бәйрәм концерты алып барабыз. Фәрит агай миңа әйтә: “Наилә, күреп торасың, хәл югырак. Кичә кунакта озаграк утырылган. Мин сүземне онытып куйсам, сиңа карармын да, син дәвам итәрсең, ярармы?” Мин: “Ярар, ярар, Фәрит агай”, – димен. Һәм шулай булды да. Күреп торам, хәле юк, сүзләрен дә оныта. Ә мин үземнекен сөйлим, елмаям, сиздермәскә тырышам. Бәйрәм концерты, ләбаса! Ә бит барысы да, кем әйтмешли, “живьем” бара! Менә шундый хәлләр дә була торган иде. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде.
–Туган ягыгыз белән элемтәләр сакланганмы? Авылдашлар янына кайтып йөрисезме?
– Балачагымның иң самими еллары калган Архангель районының Тирәкле авылына, бик еш булмаса да, кайтып йөрим. Шөкер, бәйрәмнәргә, юбилейларга чакырып торалар. Кеше газиз авылын, кайчандыр аралашып үскән күршеләрен, авылдашларын онытырга тиеш түгел.
– Гаиләгез, кызларыгыз, оныкларыгыз турында әйтеп үтегез әле.
– Гаиләм – иң зур байлыгым. Тормыш иптәшем Мансур абыегыз да, кызларым Гүзәл белән Эльзам да, оныкларым һәм туруным да – барысы да сау-сәламәтләр. Ходай исәнлекләреннән аермасын.
– Наилә ханым, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт Сезгә! Исән-сау, сәламәт булыгыз! Тагын да озак еллар ягымлы тавышыгызны радио дулкыннары аша ишетергә насыйп булсын!
– Рәхмәт!
Руфина Таҗиева.
Читайте нас: