Сәясәт
23 Октября , 06:03

Хөкүмәттә үзгәрешләр бар

Төп яңалык – хөкүмәт рәисенең урынбасарлары артты.

Добавить в предпочтительные источники Google
http://government.ruhttp://government.ru
Фото:http://government.ru

Русия Хөкүмәтендә шактый гына үзгәрешләр булган. Тиешле указларга ил Президенты Владимир Путин кул куйган.

Төп яңалык – вице-премьер – финанс министры вазифасы барлыкка килде. Бу постны финанс министрлыгының әлеге җитәкчесе Антон Силуанов биләде. Шулай итеп, ул ведомство җитәкчелеген саклап калды һәм хөкүмәт рәисе урынбасары статусын алды. Федераль вице-премьерларның саны 10нан 11гә җитте.

Указ нигезендә, Юрий Трутнев Президент ярдәмчесе итеп билгеләнде һәм вице-премьер – Ерак Көнчыгыш федераль округында тулы вәкаләтле вәкил вазифасыннан азат ителде. Дмитрий Ядров илнең транспорт министрлыгын җитәкләде. Андрей Никитин хәзер – транспорт тармагын җитәкләүче вице-премьер. Ирина Окладникова вице-премьер – Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. Олег Кожемяко вице-премьер – Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынын алды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас