Бүген, 24 сентябрьдә, парламентның чираттагы пленар утырышында Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе итеп Андрей Назаров сайланды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров, Андрей Назаровның кандидатурасын депутатлар алдында тәкъдим итеп, аның республика үсешенә керткән өлешен һәркем яхшы белә, дип билгеләде.
“Ул төрле җаваплы вазифаларда эшләде: 7 ел Башкортстан хөкүмәте премьер-министры булды. Бу еллар республика үсешендә мөһим этап булды. Без бергәләп эре инфраструктура һәм социаль проектларны тормышка ашырдык, катлаулы кризис чорын үттек, җаваплы идарә карарлары кабул иттек һәм төбәкнең нәтиҗәлелеген бәяләүнең күп кенә федераль рейтингларында югары позицияләргә ирештек”, – диде Радий Хәбиров.
Фракцияләр җитәкчеләренең чыгышларыннан соң, депутатлар Андрей Назаровның Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисе вазифасына кандидатурасын бертавыштан хупладылар.