

Яңа җитәкчене Федераль суд приставлары хезмәте директоры киңәшчесе, отставкадагы генерал-майор Александр Дарин тәкъдим итте.
Дмитрий Бровченко Башкорт дәүләт университетын «Юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт юлын 2001 елда Башкортстанда башлаган. Төрле елларда республикадагы суд приставлары идарәсендә җитәкче вазифаларында эшләгән, ә 2019 елдан Киров өлкәсе буенча суд приставлары идарәсен җитәкләгән.
Александр Дарин Дмитрий Бровченконың республиканы һәм хезмәт эшчәнлегенең үзенчәлекләрен яхшы белүен билгеләп үтте.
Радий Хәбиров аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлап, республикада Федераль суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынуын әйтте.
— Безнең суд приставлары хезмәте көчле һәм оешкан. Барлык юнәлешләр буенча да бердәм эшлибез. Сезнең алдагы җитәкчегез Илнур Мәхмүтов белән дә нәтиҗәле хезмәттәшлек иттек. Үз чиратыбызда сезгә ярдәм күрсәтәчәкбез, — дип белдерде Радий Фәрит улы.
Үз чиратында Бровченко республика дәүләт хакимияте органнары белән конструктив хезмәттәшлекне дәвам итәргә әзер булуын ассызыклады.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.