

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Интерфакс” агентлыгына интервью бирде. Анда төбәк җитәкчесе республиканың төп казанышлары һәм аның алга таба үсеш перспективалары турында сөйләде.
– Иң мөһиме – без, бүгенге көндәге барлык авырлыкларга карамастан, икътисади тотрыклылыкны һәм уңай инвестицион динамиканы саклап кала алабыз. Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламамда мин барлык эшләребезнең нигезендә ятарга тиешле төп тезисны билгеләдем: ул – Барысы да җиңү өчен! Ә алгы сызыкта уңышларга без бары тик икътисад тотрыклы булган очракта гына ирешә алабыз.
Республикада сәнәгать җитештерүе, узган ел бераз кимегәннән соң, яңадан үсә башлады. Үсеш – беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 6,7 процент. Бу – уртача Русия һәм округ күрсәткечләреннән югарырак.
Шул ук чорда безнең аграрийлар 85 миллиард сумлык продукция җитештерделәр. Без төп азык-төлек буенча төбәкнең ихтыяҗларын тулысынча диярлек тәэмин итәбез. Боларның барысы да безне сөендерми кала алмый.
Инвестиция сәясәтенә килгәндә исә, без бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге механизмнары белән генә чикләнмибез һәм даими рәвештә үсешнең яңа инструментларын булдырабыз.
Инвестиция законнарын модернизацияләгәннән соң, без дәүләт ярдәмен алу механизмнарын сизелерлек гадиләштердек. Һәм бу эшкуарлар өчен җитди стимул булды – 2023 елның 1 июленнән яңа кагыйдәләр эшли башлагач, республика бизнес белән инде 247 инвестиция килешүе төзеде.
Тагын бер мөһим корал – Стратегик инициативалар агентлыгыннан Төбәк инвестиция стандарты.
Болар барысы да Инвестицион климатның милли рейтингы нәтиҗәләрендә чагылыш таба. Өченче ел рәттән Башкортстан Русиянең иң яхшы төбәкләре өчлегенә керә – әлеге рейтингта өченче урынны алып тора, – дип бәян итте Радий Хәбиров.
Интервьюны тулысынча сылтама аша укырга мөмкин: https://glavarb.ru/ru/news/event/intervyu-radiya-habirova-agentstvu-interfaks-92559/