Сәясәт
14 Сентября , 10:19

Гасырга тиң хезмәттәшлек

Ике елдан Русия-Йәмән арасында рәсми мөнәсәбәтләр урнашуга 100 ел тулачак.

title
https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Бүген, 14 сентябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Йәмән Республикасының Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәт Сәлим Әл-Вахейши белән очрашты. Алар хезмәттәшлекне ныгыту һәм аның яңа юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.

Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, ике елдан Русия-Йәмән арасында рәсми мөнәсәбәтләр урнашуга 100 ел тулачак. Йәмән Советлар Союзы белән беренчеләрдән булып дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырган гарәп дәүләтләренең берсе була.

– Совет Русиясенең гарәп илләрендәге һәм Хиҗаз корольлегендәге беренче тулы вәкаләтле вәкиле – Башкортстанда туган Кәрим Хәкимов. Шуңа алдагы юбилейга безнең төбәкнең турыдан-туры катнашы бар, – диде Радий Хәбиров. – Бүген безнең дәүләтләр арасында конструктив диалог саклана, бигрәк тә фән, мәгариф, мәдәният өлкәсендә. Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек тә акрынлап җанлана бара.

Башкортстан Башлыгы төбәкнең нефть-газ, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитди компетенцияләрен билгеләп үтте һәм бу тармаклардагы хезмәттәшлек потенциалын югары бәяләде.

Тагын бер перспектив юнәлеш – фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек. Әйтик, узган уку елында Башкортстан университетларында Йәмәннән 40 студент белем алган.

Йәмәннең Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Кәрим Хәкимовның ике ил мөнәсәбәтләре үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Әхмәд Сәлим Әл-Вахейши Йәмәнның ягулык-энергетика комплексын ныгыту буенча Русия белән уртак эшләргә кызыксынуын белдерде. Хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре дә яхшы үсешкә ия.

– Русия халыклары бердәмлеге елындагы бу очрашу безнең гармонияле мөнәсәбәтләргә ярдәм итәр, төрле өлкәләрдә Башкортстан белән багланышларга этәргеч бирер дип ышанам, – диде Әл-Вахейши.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас