

Ни өчен Башкортстан үзенең “Башнефть” акцияләре пакетының бер өлешен сатты, Рөстәм Шәрипов Уфа мэры булырмы, ни өчен пилотсыз хәвеф янаганда сиреналарны кабызмыйлар, безгә ягулык кытлыгы яныймы һәм бүген үк нәрсәгә әзер булырга кирәк? Бу атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың сәясәт белгечләре һәм эксперт берләшмәсе вәкилләре белән очрашуында әнә шундый көн кадагында торган кискен мәсьәләләрне күтәрде һәм “энәле” сорауларга җавап җирде.
“Кешеләр янына чыгарга кирәк”
Бүген без тыныч булмаган тормышта яшибез. Күңелләрдә дә тынычлык юк. Шуңа властька да халыкның кәефен тоеп эшләргә туры килә.
“Безнең бурыч – пессимистик кәефләргә иярү түгел, ә көрәшү һәм җиңү”, – дип белдерде Радий Фәрит улы.
Ә борчылыр урын бар: көнгә чыксаң, әле тегендә, әле монда пилотсыз очкычлар килеп бәрелүен ишетеп торабыз. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, республикада бу уңайдан кирәкле инфраструктура булдырылган. 2022 елда ук төбәк оператив штабы төзелгән, әһәмияткә ия объектлар исемлеге билгеләнгән, аларда хәвефсезлек чараларын көчәйтү буенча “юл картасы” бар, берничә оборона линиясе оештырылган. Нәкъ шуңа күрә Башкортстанда БПЛА хәвефен игълан итү вакытында сиреналар яңгырамый. Радий Хәбиров әйтүенчә, хәзерге вакытта моңа ихтыяҗ юк, ә халыкта артык киеренкелек тудырырга кирәкми. Әмма кешеләргә турыдан-туры куркыныч янаса, сиреналар яңгыраячак, диде ул.
Интернетны сүндерү, шулай ук тыелган социаль челтәрләргә керүгә тыю кую кебек күренешләр дә замана кешеләрендә, бигрәк тә яшьләрдә ризасызлык тудыра. Башлык сүзләренчә, интернетны акрынайту яки социаль челтәрләрне блоклау – федераль дәрәҗәдәге карар, шуңа карамастан, ризасызлык төбәк хакимиятенә белдерелә. Әмма бүген интернет артында зур хәвеф ятуын да аңларга кирәк шул. Ни кызганыч, яшьләрне, алдап-йолдап, кырын эшләргә җәлеп итүләре турында ишетеп торабыз.
Аннары, мәгълүмат – көчле корал, дошманнар аны иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны какшату өчен куллана. Шуңа, Радий Хәбиров фикеренчә, бүген кешеләр белән аралашу – аеруча мөһим.
“Кешеләр белән эшләргә, сөйләшергә, аңлатырга кирәк, – диде төбәк Башлыгы. – Шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларына һәрвакыт кабинетларда утырмагыз, кешеләр янына барыгыз, дип әйтәм”.
Ә бит еш кына проблемалар нәкъ менә аңлашылмаучанлыктан килеп туа. Радий Фәрит улы Уфа мэры вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәриповны үрнәк итеп китерде. Шәрипов Хәйбуллада эшләгәндә еш кына авылларга барган, кешеләр белән очрашкан, күпләрне шәхсән белгән, аларны игътибар белән тыңлаган һәм проблемаларын хәл иткән.
“Ул Хәйбуллага төрле конфликтлы хәлләр булган шактый катлаулы чорда килде. Район территориясендә федераль дәрәҗәдәге эре тау чыгару компанияләре эшли. Һәм мин аның компания вәкилләре белән ничек сөйләшкәнен күрдем: ул алар белән район башлыгы түгел, ә партнер буларак сөйләшә белде. Ягъни аның эчке дәрәҗәсе, көче бар. Ул хуҗалык эшләрен яхшы белә. Уфага нәкъ менә шундый кеше кирәк. Һәм ул башкалада йогынтысы булган төркемнәрдән ерак тора. Мин Рөстәм Шәриповның шактый үзаллы характерына игътибар иттем. Шулай булгач, аның мэр булу ихтималы бик югары”, – дип аңлатты үзенең карарын төбәк җитәкчесе.
“Куышлы” уйнарга кирәкми
Радий Хәбиров үз командасында ныклы үзәге булган, үзаллы һәм карарлар кабул итәргә сәләтле кешеләрне бәяләвен белдерде. Ә тиз арада карарлар кабул итә белү бүгенге дөньяда аеруча кирәк. Әйтик, төбәкләр арасында сәламәт булмаган көндәшлек уятучылар бар. Мәсәлән, төрле деструктив көчләр күрше, тугандаш Башкортстан һәм Татарстанны инде күп еллар дәвамында бер-берсенә каршы куялар. Радий Хәбиров бу мәсьәләгә дә ачыклык кертте.
“Татарстанда елына 35-40 миллион тонна, ә Башкортстанда 11 миллион нефть чыгарыла. Шуңа тулаем төбәк продукты дәрәҗәсе бездә башта ук тигез була алмый. Татарстанның сәнәгать төбәге булуын да онытмагыз. Башкортстан – сәнәгате нык үскән булса да, ул әле авылларда яшәүче халкы күп булган аграр республика да. Ә бу – социаль өлкәгә, аграрийларга ярдәм итүгә һәм башкаларга зур чыгымнар кирәк дигән сүз.
Шуңа кемнеңдер коткысына бирелеп, “куышлы” уйнарга кирәкми. Үзеңнең көчле якларыңнан һәм өстенлекләреңнән чыгып көндәшлек итәргә кирәк. Шуны әйтәсе килә: без Рөстәм Нургалиевич белән ике республика арасындагы яхшы, җылы мөнәсәбәтләр өчен җавап бирүебезне аңлыйбыз. Аның белән бу хакта беркайчан да сөйләшкәнебез юк. Әмма ике зур республикада яшәүче халыкларның бер-берсен хөрмәтләвен саклыйбыз һәм хуплыйбыз. Һәм моны барысы да күрә.
Ә конкуренция, әлбәттә, кирәк. Без ресурслар, проектлар, кешеләр, бигрәк тә яшьләр өчен көндәшлек итәбез. Без барысы өчен дә, барысы белән дә көндәшлек итәбез. Бу нормаль күренеш”, – диде Радий Хәбиров.
Иртәгә бүгеннән башлана
Бүген илдә икътисади хәл катлаулы, шуңа әлегә иң өстенлекле бурыч – агымдагы мәсьәләрне хәл итү. Әмма, Хәбиров фикеренчә, киләчәккә дә эшләргә кирәк. Әйтик, юл һәм транспорт инфраструктурасын үстерү буенча зур эшләр билгеләнгән. Мәсәлән, Уфаны Көньяктан әйләнеп узу юлы турында карар кабул ителгән, федераль казнадан беренче траншлар килгән дә инде. Моннан тыш, хәзер Русиянең иң эре тау-юл компаниясе белән Уфада метро проектлау турында эшлекле сөйләшүләр бара. Туфракны тикшерү моның мөмкин булуын күрсәтте, диде төбәк җитәкчесе. Шулай ук Көрәш сарае кебек социаль объектлар төзү дә планлаштырыла. Радий Хәбиров аңлатуынча, мондый объектларны төзү республиканың капитализациясен арттыра, шуңа бюджетның киеренке хәленә карамастан, аларга финанслар табарга кирәк.
Бюджет дигәннән, төбәк казнасын “Башнефть” компаниясе акцияләренең 6 процентын сатудан кергән акчалар да тулыландырган.
“Акцияләрне сатуны кешеләр еш кына республикага ниндидер һөҗүм итеп кабул итә. Тик бу – финанс исәп-хисабы гына. “Башнефть” “Роснефть” компаниясе структурасына керә. “Башнефть” инфраструктурасы Башкортстан территориясендә урнашкан, шуңа элеккеге кебек үк нефть эшкәртеләчәк, салымнар түләнәчәк. Ә акцияләр пакетын сатудан кергән акчага без финанс мәсьәләләрне ябачакбыз һәм яңа объектларга акча салачакбыз”, – дип бәян итте Радий Хәбиров.
***
Бу очрашуда махсус хәрби операциядән кайтучыларны эшкә урнаштыру турында да сүз булды, башка көндәлек проблемаларны хәл итү турында да фикер алыштылар.
“Берничә тапкыр әйткәнем булды: мин һәркем үз эше белән җаваплы һәм яхшы шөгыльләнергә тиеш дигән фикердәмен. Түрәләр мәсьәләләрне дөрес һәм җаваплы хәл итәргә, ә кешеләр гадәти тормыш белән яшәргә тиеш. Тормыш дәвам итә. Ихтыяҗ юк икән, безгә тормышыбызны хәрбиләштерергә кирәкми, чөнки кешеләр болай да арыган”, – диде Радий Хәбиров.
Чарага бер сүз белән бәя биргәндә, төбәк җитәкчесе әйберләрне үз исемнәре белән атады, беркемгә дә җиңел тормыш вәгъдә итмәде, әмма кулдан килгәнне эшләячәкбез дип белдерде һәм безнең бүген уяу булырга тиешбез икәнлеген кисәтте.