

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Танзания Берләшкән Республикасының Русиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Фредрик Ибраһим Кибута белән очрашты.
Алар сәүдә-икътисади, инвестицияләр, мәгариф һәм гуманитар элемтәләрне үстерү турында фикер алышты. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан Африка дәүләтләре белән хезмәттәшлекне үстерергә тели.
“Быел Русия һәм Танзания дипломатик мөнәсәбәтләрнең 65 еллыгын билгели. Башкортстан безнең илләр арасындагы икътисади диалогны үстерүгә актив кушылды. Без чит ил партнерларына республика предприятиеләре продукциясен тәкъдим итәргә, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә һәм кадрлар әзерләүдә хезмәттәшлекне үстерергә әзер”, – диде Радий Хәбиров.
Фредрик Ибраһим Кибута республика җитәкчелегенә ике яклы элемтәләрне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде һәм партнерлыкны ныгыту белән кызыксынуын ассызыклады.
Яклар туризм, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз Танзания уку йортларының Башкорт дәүләт аграр университеты белән хезмәттәшлеге, академик алмашулар һәм уртак белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында барды.