Сәясәт
26 Мая , 09:26

Электрон форматта алдан тавыш бирү старт алды

Тавыш бирүдә “Госуслуги” аша теркәлгән сайлаучылар катнаша ала.

PG.ER.RU сайтында «Бердәм Россия»нең Башкортстандагы электрон форматта алдан тавыш бирү старт алды. Тавыш бирүдә “Госуслуги” аша теркәлгән сайлаучылар катнаша ала. Шулай ук алар Дәүләт Думасына һәм Уфа шәһәре Советына сайлауларда партияне тәкъдим итәчәк кандидатларны сайлый алалар. «Бердәм Россия» сайлау барышын тәүлек буе федераль һәм төбәк ситуация үзәкләре күзәтә.

Исегезгә төшерәбез,”Бердәм Россия " – илдә даими нигездә барлык дәрәҗәдәге депутатлыкка кандидатларны ачык бөтенхалык тавыш бирү юлы белән алдан сайлап алуны уздыра һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген формалаштыру хокукын бирә торган бердәнбер сәяси партия. 2009 елдан башлап алдан тавыш бирү процедурасында катнашу-партиядән барлык кандидатлар өчен мәҗбүри норма.

Башкортстанда 2026 елның 25 маена Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда электрон алдан тавыш бирү буенча кандидатлардан 116 гариза теркәлгән.

Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары арасыннан 2026 елда алдан тавыш бирү өчен 9 кандидат, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның гамәлдәге депутатлары арасыннан 15 кандидат, Уфа шәһәре Советы депутатлары арасыннан 4 кандидат тәкъдим ителде. Алдан тавыш бирү өчен Уфа шәһәре Советына 264 гариза теркәлгән, Уфа шәһәре Советының гамәлдәге депутатлары арасыннан 17 кандидат тәкъдим ителгән.

 

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас