

Быел илнең Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатларын сайлыйбыз. Гадәттәгечә, аларның 225е – партия исемлекләре, калган яртысы бер мандатлы округлар буенча сайланачак. Әлеге мөһим сәяси чара 20 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә узачак. Донецк һәм Луганск республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр Дума сайлауларында беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Шулай ук бу көнне 39 субъектта урындагы парламентларга депутатлар һәм 10ысында төбәк башлыклары сайланачак.
Безнекеләр күпме?
Думада вәкилләре күп булган Башкортстан өчен бу сайлау аерым әһәмияткә ия.
“Республикадан сайланган депутатларның һәрберсе билгеле бер милли проект һәм федераль дәүләт программалары белән җитәкчелек итә. Федераль хөкүмәт, министрлыклар һәм ведомстволар әгъзалары белән очрашулар вакытында алар Башкортстанны яңа проектлар өчен сынау төбәге итеп тәкъдим итә ала. Илнең барлык субъектлары конкурент мохиттә яши, һәм без, теге яки бу проектларга федераль акчалар алу өчен, республикабызның мөмкинлекләрен дөрес куллана белергә тиеш”, – дигән иде бер чыгышында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. Шуңа ул республикадан сайланган депутатлар законнар чыгару эшчәнлегендә катнашу белән беррәттән төбәк мәнфәгатьләрен дә актив рәвештә тәкъдим итәргә тиеш дигән бурыч куя.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасының әлеге составы 2021 елда сайланды. Анда Башкортстаннан 14 депутат керде: 8е – партия исемлеге, 6сы бер мандатлы сайлау округлары буенча үтте. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, аларның күбесе – “Бердәм Русия” вәкиле: Эльвира Аеткулова, Зариф Байгускаров, Динар Гыйльметдинов, Рафаэль Мәрданшин, Наталья Орлова, Ирина Панькина, Римма Үтәшева, Владимир Сенин, Павел Качкаев (2025 елның маенда вафат булу сәбәпле, вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды) партия исемлекләре буенча сайланды. Партия исемлеге буенча сайланган Радий Хәбиров һәм Александр Сидякин үз мандатларын Ризван Корбанов һәм Рима Баталовага тапшырды.
КПРФтан – Александр Ющенко, ЛДПРдан Иван Сухарев үтте. Рифат Шәйхетдинов “Гражданнар платформасы”ннан үткән иде. Иде дим, чөнки киләсе чакырылышта аның Думага үтүе бик икеле. Эш шунда: Мәскәүнең Никулинский район суды Генераль прокуратура дәгъвасы буенча аның күп миллиардлы активларын кулга алды һәм депутатка илдән чыгуны тыйды. Әйткәндәй, Рифат Шәйхетдинов Дәүләт Думасында 2003 елдан бирле һәм төрле партияләрне алмаштырырга өлгерде.
Кемнәр калыр, кемнәр килер?
Гомумән, быелгы сайлаудан соң ил парламентының түбәнге палатасында республика командасының составы үзгәрергә мөмкин. Башкортстанның Дәүләт Думасындагы делегациясе яңармый калмаячак, әмма ул өлешчә генә булачак, ди сәясәт белгече Арсен Шәяхмәтов. Аның фикеренчә, партияләр эчендә тотрыклы позицияләргә һәм мәнфәгатьләрне ил дәрәҗәсенә чыгару потенциалына ия сәясәтчеләр гадәттә мандатларын саклап кала. Шәяхмәтов бу исемлеккә Ирина Панькинаны, Рафаэль Мәрданшинны һәм Эльвира Аеткулованы кертә.
Шулай ук үз комитетларында күптән һәм нәтиҗәле эшләүче депутатларның үз урыннарында калуы ихтимал. Башкортстанда мондый фигураларга Бюджет һәм салымнар комитеты рәисе урынбасары Наталья Орлованы һәм Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Панькинаны кертәләр. Аларның профильле комитетлардагы эше бюджет сәясәте, социаль ярдәм һәм хокукый җайга салу белән бәйле инициативаларны алга этәрергә мөмкинлек бирә. Әйтик, Ирина Панькина МХО катнашучыларына ярдәм итү, киберхәвефсезлек буенча законнар эшләү белән шөгыльләнә, ә бу хәзерге вакытта бик актуаль. Наталья Орлова федераль акчаларны төбәкләр арасында бүлүгә йогынты ясый торган карарлар буенча фикер алышуда катнаша. Моннан тыш, алар, министрлыклар һәм ведомстволар дәрәҗәсендә мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә ярдәм итеп, еш кына федераль үзәк белән республика арасында бәйләүче звено булып торалар. Әйткәндәй, Ирина Панькинаның кече ватаны – Күмертау янындагы Маячный бистәсе, шуңа ул Башкортстан өчен чит кеше түгел.
Шулай итеп, Дума сайлауларында “тяжеловес” депутатларның бер өлеше үз урыннарында калыр, шулай ук яңа исемнәр дә барлыкка килер дип күзаллана. Соңгылары төбәк идарәчеләре һәм хәрбиләр арасыннан булыр мөгаен.
Шуны әйтергә кирәк: федераль парламентта социаль тематика буенча эшләүче Башкортстаннан сайланган депутатларның позициясе шактый көчле. Хәрбиләргә килгәндә, бүген аларга игътибар артуын күрәбез. Шуңа республиканың сугышчан тәҗрибәсе һәм казанышлары булганнарны, шулай ук Ватанны саклаучыларга ярдәм итү мәсьәләләре белән актив шөгыльләнүчеләрне кандидат итеп тәкдим итәсенә шик юк. Радий Хәбиров та быелгы Юлламасында Дәүләт Думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлауларга кандидатлар исемлегенә МХО катнашучыларын кертергә чакырды. Исемлекләрдә Ватанны саклаучы кешеләр булсын дигән теләген җиткерде ул сәяси партияләргә.
Көрәш кызу булмакчы
Шулай итеп, яңа чакырылыш мандаты өчен конкуренция бик җитди булырга охшаган. Дума кәнәфиләренә күз салучылар старт сызыгына басты да инде. Мәсәлән, “Бердәм Русия” партиясе праймеризда – беренчел тавыш бирүдә – катнашачак кандидатларны терки башлады. Ул 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Быел праймериз беренче тапкыр тулысынча электрон форматта узачак: “Дәүләт хезмәтләре” аша онлайн-тавыш бирү 25 майдан 31енә кадәр барачак. Хөкем ителгәннәр һәм чит ил активларын тотучылар өчен депутатлыкка юл ябык. Ә менә МХО сугышчылары өчен “ташлама” бар: нәтиҗәләргә 25 процент өстәмә. Бу җәһәттән Башкортстаннан МХО катнашучысы, Русия Герое Денис Чернавин сайлауларда катнашачагын хәбәр итте. Ул “Бердәм Русия”дән бара. Аның белән бергә башка төбәкләрдән геройлар да катнашачак.
Соңгы мәгълүмат буенча праймеризда катнашуга ил буенча 2,1 мең кеше гариза биргән, бу бер урынга якынча биш кеше дәгъва итә дигән сүз.
Башкортстанда да Дәүләт Думасына сайлауларга “Бердәм Русия”нең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен теркәлүчеләр саны арта бара. 14 апрельгә кандидатлардан 43 гариза кабул ителүе, шуларның 36сы теркәлүе билгеле иде. Алар арасында гамәлдәге депутатлар да бар. Әлегә бу эшкә Рима Баталова, Эльвира Аеткулова, Ирина Панькина, Римма Үтәшева, Владимир Сенин һәм Ризван Корбанов кушылган. Башкортстаның Дәүләт Җыелышы депутаты, “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының республика буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина да документлар тапшырган.
Әйткәндәй, моңа кадәр “Бердәм Русия” беренчел тавыш бирүне уздыра торган бердәнбер партия иде. Хәзер бу алымга калганнар да кушылмакчы. “Иң кызыгы, элек бу технологияне кулланган өчен “бердәм русиялеләрне” тәнкыйтьләгән сәяси көчләр бүген үзләре үк аны хуплыйлар. Бу сезонда КПРФ та, ЛДПР да бу алымны куллана”, – ди эксперт Евгений Минченко.
***
Әле Дәүләт Думасына сайлауларда катнашу өчен әзерлекнең кыза башлаган чагы гына. Без, сайлаучылар, өчен иң мөһиме – Думаның яңа чакырылышында халык мәнфәгатьләрен аңлаучы һәм яклаучы депутатлар күбрәк булсын иде.