Сәясәт
1 апрель , 10:37

Яшь депутатлары форумы узачак

Чара 7 апрельдә Уфада оештырыла. 

https://shedevrum.ai/https://shedevrum.ai/
Фото:https://shedevrum.ai/

7 апрельдә Уфада Вузара студентлар кампусының Геном үзәге мәйданчыгында Башкортстанның яшь депутатлары форумы узачак. Чараны республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгы һәм “Башкортстан Республикасы яшь депутатлар Советы” оештырачак.

Форумның төп вакыйгасы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, РФ Дәүләт Думасы, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары һәм төрле өлкәләрдә әйдәп баручы экспертлар катнашлыгында панель дискуссия булачак. Чарада катнашучылар – республика үсешенең стратегик юнәлешләрен эшләүгә игътибарларын туплаучы яшь депутатлар.

Форум программасында – торак-коммуналь хуҗалык, экология, медицина, эшкуарлык, мәгариф, спорт, мәдәният, фән, транспорт инфраструктурасы, социаль хезмәтләр күрсәтү, халыкка хезмәт миграциясе кебек төп өлкәләр буенча форсайт-сессия һәм “баш мие штурмы”. Эш нәтиҗәләре буенча “Башкортостан будущего” дип аталган төбәкне үстерү программасын, шулай ук яшь депутатларның мәгънәви инициативаларын берләштерүче парламент яшьләренең бердәм манифестын формалаштыру планлаштырыла.

Яшь депутатларның Дәүләт Җыелышы-Корылтайның парламент фракцияләре җитәкчеләре белән “Башкортстан Республикасы һәм җирле үзидарәне үстерүдә яшь депутатларның катнашуы һәм роле” темасына панель дискуссиясе аерым вакыйга булачак.

Форум республика үсешенең стратегик бурычларының яшьләр күзлеге аша урыннарда ничек гамәлгә ашырылырга ихтимал икәнлеген күрү мөмкинлеген бирәчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас