Сәясәт
31 Марта , 09:41

Республика Хөкүмәте хисап тотты

Корылтайның 31нче утырышында Башкортстан Хөкүмәте 2025 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Бүген, 31 мартта, Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 31нче утырышында Башкортстан Хөкүмәте 2025 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

 “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елында безнең бөтен эшчәнлек Башкортстан Башлыгы Юлламасында билгеләнгән “Барысы да җиңү өчен!” дигән төп бурычны хәл итүнең ышанычлы нигез булдыруга корылды”, – дип сүзен башлады Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров.

Аның әйтүенчә, республикада барлыгы 55 төр ярдәм чарасы эшли. Соңгы ике елда финанслау күләме икеләтә арткан – 13 млрд сумнан 30,6 млрд сумга кадәр җиткән. 2026 елда 25,2 млрд сум каралган.

Кайтучыларның 78 проценты эшкә урнаштырылган, 86 процент чамасы диспансеризация узган, чиректән артыгы раебилитация курсын тәмамлаган, 45 процент тирәсе психологик ярдәм алган.

Башкортстан СВО башланганнан алып хәрбиләр өчен адреслы ярдәм белән 174 конвой җибәргән. Бу бәясе 4 млрд сумнан артык булган 20 мең тоннадан артык йөк дигән сүз. 2024 елдан сугышчыларга алгы сызыкка 11,5 меңнән артык дрон тапшырылган, аларның күбесе бездә җитештерелгән.

“Менталь савыгуга аерым игътибар бирелә. Сугыш күңелдә тирән яралар калдыра. Республика клиник психотерапия үзәге базасында 30 көнлек комплекслы программа эшли. Биредә 2,5 меңнән артык сугышчы һәм аларның гаилә әгъзалары профессиональ ярдәм алды. Төп бурыч – дәвалау гына түгел, ә сугышчыны аякка бастыру, аны гаиләсенә һәм һөнәренә кайтару”, – дип билгеләде Андрей Назаров.

Аннары ул республиканың узган елгы яшәешенә хисап тотты һәм алда торган бурычларны билгеләде. Башкортстанның икътисади-социаль тармак, медицина, авыл хуҗалыгы, кече һәм урты бизнес, яшьләр сәясе, фән һәм мәгариф, цифрлаштыру, мәдәният, спорт, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, авыл территорияләрен үстерү, торак төзелеше, коммуналь инфраструктура, юллар, логистика, транспорт, уңайлы һәм хәвефсез мохит, туризм, экология, көнкүреш калдыклары, табигать, сәнәгать, пилотсыз очу аппаратлары, сәүдә, тышкы бәйләнешләр, креатив икътисад, кадрлар мәсьәләсе, инновацияләр, финанс-бюджет сәясәте – Хөкүмәт эшчәнлегенең бер юнәлеше дә читтә калмады. Бу хакта сылтама аша укырга мөмкин: https://pravitelstvorb.ru/news/28627/

“Бу ел илдә – Русия халыкларының бердәмлеге елы, ә Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Бердәмлек – безнең көчебез чыганагы. Тик бергәләп, иңгә-иң куеп эшләгәндә генә илебезне какшамас, ә туган республикабызны кешеләр өчен иң яхшы төбәк итәчәкбез!” – дип сүзен тәмамлады Премьер-министр.

Радий Хәбиров Хөкүмәтнең 2025 елдагы эшчәнлеген югары бәяләде.

“Бездә үсеш темплары югары, бу – бик мөһим. Ул – нәкъ менә икътисад торышының база күрсәткече”, – дип аңлатты республика җитәкчесе.

Икенче, мөһим күрсәткеч – инвестицияләр үсеше. Республика соңгы җиде елда “инвестицияләр үсешен тәэмин итә”, бу бүгенге хәлләр кысаларында бик җиңел түгел.

“Өченчесе – бюджет үсеше. Ул бездә үсә. Бу да – мөһим күрсәткеч. Бездә бюджетның дефицитлы булуына борчылырга кирәкми, чөнки, чыгымнар билгеле сәбәпләр аркасында шактый үсә. Шулай да без балансны саклыйбыз”, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Аның фикеренчә, бу өч төп күрсәткеч икътисад үсеше торышының маркерлары булып тора. Узган ел дәвамында ил Хөкүмәте белән шактый җитди эш алып барылган. Милли проектларны, Русия Президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт йөкләмәләре буенча бара торган барлык программаларны гамәлгә ашыруга кагылышлы эшкә зур әһәмият бирелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас