Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 март , 22:30

Куйган максатларга ирешербез

Игорь Комаров Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары катнашында Совет утырышын үткәрәчәк.

Куйган максатларга ирешербез
Куйган максатларга ирешербез

26 мартта Түбән Новгородта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Федераль Җыелыш вәкилләре һәм Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары катнашында Совет утырышын уздырачак. Утырышта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашачак. Утырышның төп темасы округ төбәкләренең авыл территорияләрендә Дәүләт демографик сәясәтен гамәлгә ашыру булачак. Идел буе федераль округы Русиядә авыл халкы саны буенча лидер. Авылларда 7,8 млн кеше яисә илнең авыл халкының гомум саныннан 21,5%ы яши.

Халык санын саклап калу, сәламәтлекләрен ныгыту, гражданнарның иминлеген арттыру һәм гаиләгә ярдәм итү Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан 2036 елга кадәр Россия үсешенең милли максатлары исәбенә билгеләнде. Өстенлекле бурычлар арасында - балалар тууны арттыру.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас