17 мартта Уфада Дәүләт Җыелышы-Корылтайда “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсенең отчет-программа форумы узды. Ул “Нәтиҗә бар!” дип аталды.
Чарада 400дән артык катнашучы булды. Алар – Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары, сенаторлар, партия проектлары координаторлары, МХО ветераннары, активистлар, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, министрлыклар, ведомстволар, муниципалитетлар һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре.
Форумның төп максаты партиянең төбәктәге бишьеллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм яңа Халык программасы өчен тәкъдимнәр формалаштыру булды. Чара кысаларында дүрт төп юнәлеш – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, торак мәсьәләләрен хәл итү, шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәләрен үстерү буенча дискуссия мәйданчыклары оештырылды.
Төп доклад белән “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова чыгыш ясады. Чыгышының башында ул форумда катнашучыларга партиянең төбәк бүлеге секретаре, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан сәламләү сүзләрен җиткерде.
“Безнең партия һәрвакыт алгы сызыкта. Коронавирус пандемиясенең авыр чорында да шулай булды, һәм хәзер, махсус хәрби операция бурычлары хәл ителгәндә дә. Бу сынаулар Башкортстанны көчлерәк, ә безне тагын да бердәмрәк итте”, – диде Эльвира Аеткулова.
Аның фикеренчә, халык программасы якташларыбызның тормыш сыйфатын яхшырту буенча төгәл эш планына әверелде.
“Бу – җәмәгатьчелек сорауларына партиянең турыдан-туры җавабы. Ул гражданнарның наказлары һәм тәкъдимнәре нигезендә формалаштырылды һәм барлык төп өлкәләрне колачлады. Республика халкы программаны булдыруда турыдан-туры катнашты, ә аннары – наказларны үтәүдә һәм бу эш нәтиҗәләрен контрольдә тотуда”, – дип билгеләде спикер.
Тематик эш төркемнәре җитәкчеләре үз фикер алышуларының нәтиҗәләрен һәм эшләнгән инициативаларны тәкъдим иттеләр. Башкортстаннан федераль дәрәҗәдә яңартылган Халык программасына керәчәк тәкъдимнәр белән резолюция кабул итүгә аерым игътибар бирелде.
Форум йомгаклары буенча республикада тормыш сыйфатын яхшырту эшен дәвам итү турында карар кабул ителде. Партия Халык программасын гамәлгә ашыруга иҗтимагый контрольне көчәйтергә һәм халыкны алдагы биш еллык чорга планнар буенча фикер алышуга активрак җәлеп итәргә ниятли.