Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 февраль , 08:59

“Юллама алда көткән эшләргә сигнал бирде”

Шулай диде Юнир Котлыгуҗин Юлламага карата үз фикерен белдереп.

https://vk.com/kugarhanter
Фото: https://vk.com/kugarhanter

Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров еллык Юллама белән чыгыш ясады.

Аны еллык хисап һәм стратегик план дияргә була. Ул нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләргә кирәк һәм алга таба кая барабыз дигән сорауларга җаваплардан тора.

“Бу елга иң төп бурычны мин өч сүз белән әйтә алам – БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!” – дип чыгышын башлады Радий Фәрит улы. Мөрәҗәгатьнамә тулысынча диярлек махсус хәрби операция мәсьәләләренә багышланды. МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү төп бурычларның берсе итеп билгеләнде.

Юлламада алдагы елда республика Җиңүне якынайту өчен барысын да эшләргә тиеш дигән фикер төп урынны алды, ди Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү, мәгълүмати сәясәт һәм дин эшләре комитеты рәисе урынбасары, “Русия Федерациясе Коммунистлар партиясе” фракциясе әгъзасы Юнир Галимҗан улы Котлыгуҗин.

– Юлламада узган гасырда Башкорт АССРның төбәк икътисадын сугыштан соң аякка бастыруы белән параллельләр сизелеп тора. Бу – якындагы елларда республиканың социаль-икътисади һәм технологик сикереш ясарга, фронтка ярдәм итәргә, илебезнең махсус хәрби операциядә җиңүенә ирешергә тиешлегенә сигнал, – ди депутат.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас