Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 февраль , 08:45

“Бу елга иң төп бурычны өч сүз белән әйтә алам”

Шулай диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Юллама белән чыгыш ясаганда.

https://glavarb.ru
Фото: https://glavarb.ru

Узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров еллык Юллама белән чыгыш ясады. Аны еллык хисап һәм стратегик план дияргә була. Ул нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләргә кирәк һәм алга таба кая барабыз дигән сорауларга җаваплардан тора.

Быелгы Юллама депутатларга һәм идарә командасына гына түгел, ә республиканың барлык халкына адресланган иде. Чарага төбәк Хөкүмәте әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре, дини конфессияләр вәкилләре һәм журналистларны чакырулары да – моңа ишарә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар да күп иде. Хәер, Юллама үзе дә башлыча МХО мәсьәләләренә багышланды. Чөнки бүген республика эш юнәлешен МХО куйган бурычлардан чыгып билгеләргә мәҗбүр.

“Бу елга иң төп бурычны мин өч сүз белән әйтә алам – БАРЫСЫ ДА ҖИҢҮ ӨЧЕН!” – дип чыгышын башлады Радий Фәрит улы.

– Безнең дошман – Украинаның тугандаш халкы түгел. Безнең дошман – шашкан неонацизм. Аны оятсыз рәвештә коллектив Көнбатыш үстерә, алар дистә еллар буена Русияне көчсезләндерергә, бүлгәләргә һәм чит куллар белән юк итәргә тели. Ул безгә якын булган илне безгә каршы таранга әйләндерде, – диде төбәк җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, бүгенге шартларда без көчле булырга һәм Русия дәүләтен ныгытуның күп гасырлык традицияләрен дәвам иткән лидер тирәсендә берләшергә тиеш. Ә иң төп бурыч – махсус хәрби операциягә ярдәм итү, диде ул.

– Республика алгы сызыкка гомум авырлыгы 20 мең тоннага якын булган 171 гуманитар конвой җибәрде дә инде. Безнең хәрбиләргә 2 меңнән артык автомобиль, йөзләгән махсус техника тапшырылды. Гуманитар йөк җыюда предприятиеләрдән тыш, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый оешмалар, битараф булмаган кешеләр катнаша. Бу эшне дәвам итәргә һәм безнең егетләргә нәкъ менә хәзер нәрсә кирәклеген билгеләргә кирәк, – диде республика Башлыгы.

Бүгенге сугышның күпчелек очраклары дроннар белән хәл ителә. Бу уңайдан төбәкләрнең “дронлаштыру” рейтингында Башкортстан беренче өчлеккә керде. Безнең предприятиеләр илдә беренчеләрдән булып пилотсыз очкычлар өчен FPV-дроннар һәм электр двигательләрен күпләп чыгаруны башлап җибәрде.

– Президент кушуы буенча төрле класслардагы гражданлык һәм хәрби дроннар җитештерәбез. Инженерларыбыз “Кыш Бабай” дип атаган авыр дрон очыш сынауларын узды һәм бүген инде безнең сугышчыларга ярдәм итә. МХО зонасына соңгы ике елда барлыгы 10 меңнән артык дрон җибәрелде. 1 апрельдән гаскәрләргә БПЛА илтү күләмен 50 процентка арттырырга кушам, – дип күрсәтмә бирде Радий Хәбиров.

Бүген пилотсыз очкычлар белән эшли белү хәрбиләр өчен аеруча мөһим. Оборона министрлыгы пилотсыз системалар гаскәрләре дә булдырды. Радий Фәрит улы сүзләренчә, “безнең Владлен Татарский исемендәге Пилотсыз очу аппаратлары операторларын әзерләү үзәге егетләргә фронтта кирәкле белгечлек һәм тыныч тормышта лаеклы эш бирергә әзер”.

МХО фронт кыры белән генә чикләнми. Сугышчыларга тылды да игътибар булырга тиешлеген төбәк җитәкчесе һәрдаим искәртеп тора.

– МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 55 төрдәге ярдәм чарасы каралган, моңа бюджеттан елына 30,5 миллиард сумга кадәр акча бүленә. Хөкүмәттән бу эшне дәвам итүен, чараларның нәтиҗәлелеген анализлавын һәм аларны киңәйтү буенча тәкъдимнәр кертүен сорыйм. Бюджет чикләүләре аркасында МХО катнашучыларының туганнарына шифаханәләрдә ташламалы яшәү туктатылган иде. Бу карар урынсыз дип саныйм. Республика Хөкүмәтеннән акча табуын һәм бу ярдәмне тулы күләмдә тергезүен сорыйм, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Бүген 3 меңнән артык сугышчы өйләренә кайткан, аларның 78 проценты эшкә урнаштырылган. Муниципалитетлар башлыкларына бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушам, дип искәртте Радий Хәбиров.

– “Бер тәрәзә” режимында комплекслы консультация һәм практик ярдәм күрсәтү өчен без МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү үзәкләрен ачабыз. Ел ахырына кадәр мондый үзәкләр барлык районнарда һәм шәһәрләрдә ачылырга тиеш. Бер ай эчендә Хөкүмәт аппараты структурасында аерым бүлекчә – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре буенча департамент булдырырга кушам, – диде ул.

Медицина ярдәменә килгәндә, МХОдан кайтканнарның 86 проценты диспансеризация узган, әмма реабилитация өчен агымдагы мөмкинлекләр арттырылырга тиеш дип, Радий Хәбиров “Талкас” шифаханәсе базасында тернәкләндерү үзәге булдырырга һәм МХОдан кайтучыларның барысына физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга йөкләмә бирде.

– Медицина җәмәгатьчелегенең инициативасын тулысынча хуплыйм һәм Республика сугыш ветераннары клиник госпиталенә табиб-хирург Михаил Каменев исемен бирергә тәкъдим итәм, – дип тә хәбәр итте ул.

Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Әмма алар турында хәтер югалырга тиеш түгел.

–  МХО чорында Башкортстан халкының хәрби һәм хезмәт батырлыкларын мәңгеләштерү чаралары турында республика Башлыгы Указын әзерләргә кушам. Шулай ук МХО геройларына багышланган мемориалларны билгеләргә вакыт. Бу бик мөһим эш, – дигән фикерен җиткерде Радий Фәрит улы.

Аның әйтүенчә, икътисадны ныгыту МХО бурычларын уңышлы хәл итү өчен нигез булып тора.

– Бер үк вакытта ике бурычны – МХОга нәтиҗәле ярдәм күрсәтүне һәм республиканы үстерүне хәл итү безнең идарә командасының эш сәләтен күрсәтәчәк, – дип аңлатты ул. – Махсус хәрби операция монда, тылда мөһим мәсьәләләрне хәл итмәс өчен сылтау булырга тиеш түгел. Элек кабул ителгән планнар һәм программалар нигезендә мөһим юнәлешләрне хуплыйбыз. 2022 елдан башлап 50дән артык эре социаль объект төзедек, торак төзелеше темплары кимүгә юл куймадык. 600гә якын иҗтимагый территория төзекләндерелде. 100 чакрымнан артык юл төзелде һәм 5 мең чакрымга якын автомобиль юлы ремонтланды. Быел тагын 9 социаль объектны файдалануга тапшырачакбыз, алар арасында мәктәпләр һәм поликлиникалар да бар.

Быел Дәүләт Думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлаулар узачак.

– Депутатлыкка кандидатлар исәбенә МХОда катнашучылар керсә, гадел булыр дип уйлыйм, – диде Радий Фәрит улы.

2026 ел җиңел булмаячак, әмма без һәр нәрсәгә әзер булырга тиеш, дигән фикерен җиткерде ул һәм танылган психолог, концлагерь тоткыны Виктор Франкл сүзләрен китерде. Ул болай дигән булган: “Тиздән барысы да бетәчәгенә ышанган кешеләр беренче булып сынды. Аннары – кайчан да булса бетәчәгенә ышанмаган кешеләр. Бар игътибарын үз эшенә юнәлткәннәр исән калды. Алар нәрсә дә булачагын көтмәде”.

– Безгә дә фаразларга бирелергә кирәкми. Намуслы эшләргә, каршылыкларга нык торырга, бердәмлегебезне ныгытырга, алга куелган бурычларны хәл итәргә кирәк, – дип сүзен йомгаклады Радий Хәбиров.

***

Әйткәндәй, Башкортстан парламенты төбәк җитәкчесе Юлламасындагы йөкләмәләрне үтәү буенча план эшли башлаган да инде. “Барысы да Җиңү өчен” принцибы социаль-икътисади бурычларны икенче планга куймый. Депутатлар “икътисади фронт”ка бәйле мәсьәләләрне дә караячак”, – диде Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас