Бүген, 30 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламаны еллык хисап һәм стратегик план дияргә була. Ул нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләргә кирәк һәм алга таба кая барабыз дигән сорауларга җаваплардан тора.
– Республика Башлыгы Юлламасы – ул конкрет эш планы, – диде Дәүләт Җыелышы – Корылтайның иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре комитеты рәисе Фәрит Риф улы Гомәров Мөрәҗәгатьнамәдән соң үз фикере белән уртаклашып.
– Юлламаны гамәлгә ашыруда республикабызның һәм илебезнең иртәгәсе көне һәм киләчәге турында уйлаучылар иң актив катнашырга тиеш. Ә иртәгәсе көн һәм безнең киләчәгебез – ул балалар!
Башкортстан Башлыгы игълан иткән Зур һәм тату гаилә елында мәгариф, спорт һәм мәдәният тармакларында яңа объектлар төзүне Юлламада өстенлекле бурычларның берсе итеп билгеләү очраклы түгел. Болар балаларыбызның ялын да күз уңында тотып эшләнә. Бу бик мөһим. Чөнки буш вакытны файдалы итеп үткәрү мөмкинлекләре булмау яшүсмерләр җинаятьчелегенең төп сәбәпләренең берсе булып тора.
Республикада яшүсмерләр арасында җинаятьчелек күрсәткече соңгы биш елда 34 процентка кимеде. Бу төбәктә актив рәвештә социаль әһәмиятле объектлар төзелүгә дә бәйле. Ягъни, балалар һәм үсмерләрнең ялы өчен шартлар тудырыла, – диде Фәрит Риф улы.
Аның әйтүенчә, Юлламада кулеган бурычларны тормышка ашырып, социаль әһәмиятле объектлар төзүне дәвам итү яшүсмерләр җинаятьчелеген тагын да киметергә ярдәм итәчәк.