Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 гыйнвар , 13:36

Юллама ни өчен кирәк?

Аның асылы нәрсәдә?

ufa.rbc.ru
Фото: ufa.rbc.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 30 гыйнварда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Сүз нәрсә турында бара?

Бу – ел саен үткәрелә торган тантаналы чара. Ул Дәүләт Җыелышы бинасында яисә Конгресс-холлда уза. Гадәттәгечә анда республика парламентының барлык депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, шәһәр һәм район башлыклары, җәмәгать, билгеле мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, эре басмаларның баш мөхәррирләре һәм башкалар катнаша. 

Юлламаның асылы нәрсәдә?

Республика җитәкчесе – эре компаниянең генераль директоры,  Дәүләт Җыелышы – директорлар советы дип күз алдына китерегез. Ә юллама – ул еллык хисап һәм стратегик план. Ул нәрсә эшләнгән, нәрсә эшләргә кирәк һәм алга таба кая барабыз дигән сорауларга җаваплардан тора.

Ул – түрәләр, бизнес, иҗтимагый оешмалар өчен сигнал. Әлеге сигналлар нигезендә яңа законнар кабул ителә, бюджетлар бүленә, дәүләт программалары планлаштырыла, яңа бизнес-проектларга нигез салына. Мәсәлән, Башлык ясалма акылны массакүләм кертү кирәклеге турында әйтте, ди, бу бизнес өчен дә сигнал булачак: димәк, бу өлкәгә карата тәкъдимнәрне әзерләргә кирәк.

Быелгы Юллама нәрсә турында булачак?

Радий Хәбиров Юлламада 2025 елның декабрендә Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советында кабул ителгән карарлар (ул икътисад өчен кадрлар әзерләүгә багышланган иде), шулай ук хәзер тормышның барлык өлкәләренә актив кертелә торган ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр белән эшләү яңалыклары турында да сүз булачак дип сөйләгән иде элегрәк.

Кайсыбер политологлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм экспертлар фикеренчә, Юлламада уртак Җиңүнең якынаюы, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, икътисадны үстерү һәм халыклар бердәмлеген ныгыту мәсьәләләре төп урынга чыгарга мөмкин.

Кайда карарга?

Юлламаны туры эфирда БСТ, “Сәлам”, “Башкортостан 24” һәм “Вся Уфа” күрсәтәчәк, шулай ук трансляция төбәк Башлыгының социаль челтәрләрендә булачак. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Гадәттә ул бер сәгать чамасы дәвам итә.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас