Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 30 гыйнварда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.
“Бу барлык депутатлар корпусы өчен әһәмиятле вакыйга, – ди парламент рәисе Константин Толкачев. – Юлламада төбәк Башлыгы киләсе елга үсешнең стратегик юнәлешләрен, иң мөһим бурычларны билгеләячәк һәм барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары алдында торган төп чакыруларга җавап бирәчәк. Юлламаның эчтәлеге 2026 елда парламентның закон чыгару эше нигезенә ятачак һәм яңа закон чыгару инициативаларын әзерләгәндә нигез булып хезмәт итәчәк”.
Республика Башлыгының Юлламасы, гадәттәгечә, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, чөнки анда икътисади хәлне һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән алып экологик балансны һәм мәдәни байлыкны саклауга кадәр төбәк тормышының кискен һәм актуаль мәсьәләләре яктыртыла.
Радий Хәбиров үзенең чираттагы Юлламасында Башкортстан үсешенең төп юнәлешләрен һәм алдагы эшнең өстенлекләрен билгеләячәк.
“Зур булмаган серне ачам, Юлламада мин ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр белән эшләүгә кагылачакмын, алар хәзер тормышның барлык өлкәләренә актив кертелә”, – дигән иде хөкүмәт киңәшмәләренең берсендә төбәк җитәкчесе.