2025нче ел да тарих битләренә күчте. Ил киңлегеннән күз ташлаганда, шактый катлаулы булды узган ел. Русия тарихына ул махсус хәрби операциянең дүртенче елы дип язылачак... Сугышчылар гына түгел, тоташ ил МХО шартларында яшәде. “Кайчан тынычлык урнашыр?” дигән сүзләр бүген бар халыкны борчыган иң төп сорауга әйләнде.
“Владимир Путин белән ел йомгаклары” тапшыруы да нәкъ шул турыда сөйләшүдән башланды. Ил җитәкчесе сугыш һәм тынычлык мәсьәләсенә тукталып:
– Без конфликтны тыныч юл белән тәмамларга әзербез һәм теләгебез дә шул, – диде.
Зур матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линия 4,5 сәгать барды. Анда Президент елга кыскача йомгак та ясады.
Ел нәтиҗәләре буенча эчке тулаем продукт үсеше – 1 процент, ә соңгы өч ел эчендә ул 9,7 процент тәшкил иткән. Путин әйтүенчә, ил җитәкчелеге икътисад үсешен аңлы рәвештә акрынайткан, бу инфляцияне тоткарлау өчен кирәк булган.
Икътисади күрсәткечләргә килгәндә, сәнәгать җитештерүе – 1, эшкәртү сәнәгате – 3,1, авыл хуҗалыгы – 3,3 процентка үскән. Шул ук вакытта реаль хезмәт хакы 4,5 процентка арткан. Аның каравы хезмәт җитештерүчәнлеге әллә ни үсмәгән, нибары – 1,1 процент. Аны арттырырга кирәк, диде ил башлыгы.
– Тулаем алганда илдә бюджетны баланслауга ирешелде, баланслау 2021 ел дәрәҗәсенә тиң. Бу – илнең икътисады һәм финанс системасы тотрыклылыгының бик мөһим күрсәткече, – дип белдерде Президент. Баланслы бюджет Хөкүмәткә социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә үтәргә, милли проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә, технологияләрне һәм икътисадны үстерергә, ил оборонасы ихтыяҗларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта бюджет дефицитлы булып кала – 2,6 процент тәшкил итә. Киләсе елга дефицит 1,6 процент булыр дип фаразлана, ә алдагы өч елда 1,5 проценттан артмас дип күзаллана.
Дәүләт башлыгы, төп ставканың 16 процентка кадәр кимүенә тукталып, Русия Банкы җаваплы эшли, дип аңлатты. Бирелә торган кредитлар саны кимеми диярлек, шуның аркасында Үзәк банкка инфляция артуын булдырмас өчен ныклы уйлап эш итәргә туры килә, диде ул.
Русиянең дәүләт бурычына килгәндә, ул – икътисади алга киткән илләр арасында иң түбәне: эчке тулаем продуктның 17,7 процентын тәшкил итә.
***
Туры элемтә вакытында Президенттан ни өчен бәяләр хезмәт хакларыннан күпкә тизрәк үсә дип сорадылар. Путин сүзләренчә, инфляция буенча уртача саннар еш кына реаль тормыштагы хәлләр белән туры килми. Ә азык-төлек инфляциясе, кайсыбер юнәлешләр кебек, югарырак та булырга мөмкин. Бу кеше куллана торган азык-төлек кәрзиненә бәйле, дип аңлатты ул. Әмма ил башлыгы базарда бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салуга каршы, чөнки мондый сәясәт дефицитка китерергә мөмкин.
– Билгеле бер планка кую белән, теге яки бу товар шунда ук юкка чыга. Базар икътисады шартларында нәкъ менә шундый нәтиҗә килеп туа, – дип белдерде ул.
***
Быел салым өлкәсендә күп үзгәрешләр булачак. Өстәлгән бәягә салымны (НДС) 20дән 22 процентка кадәр арттыру – Хөкүмәт һәм Президент хакимияте дәрәҗәсендә тикшерелгән иң кискен мәсьәләләрнең берсе, дип белдерде Путин.
– Ставканы арттыру турындагы карар кабул итү җиңел булмады. Салымнар артканда, аны түләүдән качу теләге барлыкка килә, – дип ассызыклады дәүләт башлыгы. Шуңа күләгәдәге икътисад белән көрәш беренче планга чыгачак, чөнки НДСны арттыру “кәгазьдә” генә эшләргә түгел, ә бюджет керемнәренә реаль чагылырга тиеш.
Әмма салым реформасыннан кече бизнес зыян күрергә тиеш түгел – соры һәм кара импорт белән шөгыльләнүчеләр өчен генә киртәләр тудырылачак. Шул ук вакытта Владимир Путин НДСның югары ставкасы мәңгелек булмаячагына ишарәләде.
***
Президент социаль ярдәм чараларын да телгә алды. 2026 елның 1 гыйнварыннан илдә балалы гаиләләргә яңа ярдәм чарасы – гаилә түләве барлыкка килә. Моннан тыш, Путин ата-аналарга сабыйларны тәрбияләүне карьера белән бергә алып бару җиңелрәк булсын өчен ясле төркемнәрен күбрәк булдырырга һәм балалар бакчаларының эшен озайтырга тәкъдим итте. Бу өстәмә педагоглар һәм тәрбиячеләр таләп итәчәк, димәк, өстәмә ставкалар бүлергә кирәк булачак.
– Тулаем алганда бездә аналарга, балаларга, балалы гаиләләргә ярдәм итүнең шактый төзек системасы булдырылган, – дип саный ил җитәкчесе. Мәсәлән, хәзер Герой-Ана барлык ташламалар буенча Хезмәт геройларына тиңләштерелә. Әгәр элек пенсия балларын исәпләгәндә өч бала гына исәпкә алынса, хәзер аннан соңгы барлык балаларга да баллар саналачак.
Демографиягә килгәндә, бала табу яшендәге бер хатын-кызга туры килгән балалар саны якынча 1,4 тәшкил итә. Ким дигәндә 2гә ирешергә кирәк, дип билгеләде Президент. Шуңа ул әтилекне һәм балачакны пропагандалау бурычын куйды. Путин фикеренчә, бу мәсьәләдә матди хәл мөһим, ләкин “күңел халәте һәм гади кеше бәхетен аңлау” тагын да мөһимрәк.
Бәхет дигәннән, Президенттан Туган ил нәрсәдән башлана дип сорадылар.
– Шәхсән минем өчен Туган ил әти-әнидән башлана, – диде Путин. Ә 200 елдан соң илнең киләчәге турындагы сорауга ул:
– Илебез югары белемле һәм югары технологияле булыр, алар ярдәмендә алдында торган барлык бурычларны хәл итәр, тынычлык һәм иминлек шартларында яшәр дип өметләнәм, – дип җаваплады.
Без исә инде алдагы елда дөньяда тынычлык һәм иминлек урнашыр дип өмет итәбез.