Һәр заман үз таләпләрен куя. Таләпләр тәртип белән үтәлсен өчен аларны кануннар белән ныгыту мөһим. Шуңа бүгенге тиз үзгәрүчән заманда законнарның бик күп булуына һәм аларның үзгәреп торуны аптырыйсы түгел. Мәсәлән, быел РФ Дәүләт Думасына 1303 закон проекты кертелгән, 588 федераль закон кабул ителгән.
– Аларның 70 процентын бар фракцияләр дә хупладылар, – диде Дәүләт Думасы депутаты, Экология, табигать ресурслары һәм тирә-як мохитне саклау комитеты әгъзасы Зариф Закир улы Байгускаров журналистлар белән очрашуда. “Бердәм Русия” партиясенең Уфадагы иҗтимагый булышу штабында узган чара барышында ул 2025 елда кабул ителгән кануннар, яңа закон проектлары турында сөйләде һәм 2026 елга планнары белән бүлеште.
– Быел кабул ителгән законнарның 71 проценты – туры йогынты ясый торган кануннар. Ягъни алар РФ Хөкүмәте тарафыннан өстәмә норматив-хокукый актлар кабул итүне таләп итми, – дип аңлатты депутат.
Махсус хәрби операциягә бәйле мәсьәләләр дә закон белән ныгытылуны сорый. Бу уңайдан быел 30 канун кабул ителгән. Ә 2022 елдан башлап санасаң, бу өлкәгә кагылышлы 154 закон бар.
– Яраланган, контузия алган МХО катнашучылары белән очрашуларда шул ачыкланды: алар хәрби-табиб комиссияләрен узу өчен башка шәһәрләргә барганда юл чыгымнарын үзләре түләгән. Бу дөрес түгел, әлбәттә. Шуңа “Хәрби хезмәткәрләр статусы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр керттек. Аңа ярашлы, хәрби хезмәткәрләр хәрби-табиб комиссияләре уздырыла торган урынга бушлай барып кайтырга хокуклы. Бу бар төр транспортка да кагыла. Законда шулай ук каты авыру, шул исәптән имгәнү очракларында хәрбинең гаиләсенең ике әгъзасы яки башка ике якын туганы аның торган урынына бушлай барып кайтырга хокуклы дип әйтелә. Бу – МХО катнашучыларына һәм аларның якыннарына ярдәм итү буенча без кабул иткән 151нче закон булды. Моннан тыш, РФ субъектлары, шул исәптән Башкортстан үзенең ярдәм чараларын бик күп кабул итте, – дип сөйләде Зариф Закир улы.
Бүгенге заман киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш буенча да законнар булдыруны таләп итә. Шулай ук намуссыз сатучылар проблемасы да әлегә көнүзәк булып кала.
– Кызганычка каршы, намуссыз сатучылар сатып алучыларны ялгыш юлга этәргән, аларга өстәмә хезмәтләр “таккан” очраклар еш күзәтелә. Кешеләрне мондый гамәлләрдән яклау өчен “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законга үзгәрешләр керттек. Аңа ярашлы, төп товарлар (эшләр, хезмәтләр) сатып алу турындагы килешү төзелгәнче сатып алучыга өстәмә товарлар (хезмәтләр) тагу тыела, – дип аңлатты ул.
Мигрантларның Русиягә килү мәсьәләсенә кагылышлы 17 закон кабул ителгән.
Зариф Байгускаров, Экология комитеты әгъзасы буларак, табигатькә бәйле законнар турында да җентекле сөйләде. Шуларның берсе – картайган урманнар проблемасы. Башкортстанда урманнарның 55 проценты чамасы нәкъ шундый. Андагы агачларның шактый өлеше төзелеш өчен яраклы түгел. Шул сәбәпле эшкуарлар мондый урманнарны арендага алырга теләми, дип аңлатты депутат.
– Дәүләт урман хуҗалыкларының агачларны кисәргә хокукы юк. Бу дөрес түгел. Проблеманы хәл итү өчен мин Экология комитеты исеменнән закон проектын тәкъдим иттем, анда урман хуҗалыкларына карт агачлар булган урман кишәрлекләрен арендага алу хокукы бирү карала. Болай иткәндә, бер яктан, урман хуҗалыклары акча эшли алса, икенче яктан, мохтаҗларга, инвалидларга, МХО катнашучыларына утынлата ярдәм күрсәтеп буачак. Кайсыбер федераль ведомстволар һәм урман белән шөгыльләнүче эре эшкуарлар әлеге закон проектына каршы булды. Дәүләт Думасында берничә киңәшмә уздырдым, нәтиҗәдә уртак фикергә килә алдык. Аннан соң закон проектына төзәтмәләр керттек. Бүген соңгы укылышта законны кабул иттек. Бу илнең барлык урман хуҗалыгы һәм экология өчен мөһим вакыйга дип саныйм, – диде депутат.
Закон үтәлешенә парламент контроле оештырачакбыз, урманнарга йөреп тикшерәчәкмен, дигән фикерен дә җиткерде ул.
Әйткәндәй, быел гражданнарны кабул итү барышында Зариф Закир улына 636 кеше мөрәҗәгать иткән. Иң күп сораулар МХО һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылган.
Зариф Байгускаров – Башкортстандагы “Ирләр коры” оешмасының җитәкчесе дә. Бу берләшмәнең максаты – гаиләдә, иҗтимагый, социаль һәм рухи тормышта әтиләрнең, ир-атларның абруен күтәрү. Әти булу шатлык һәм горурлык кына түгел, ә зур җаваплылык та, ди депутат. Ул балаларын туган җиренә, Ватанны саклаучы ата-бабалар истәлегенә, халыкның гореф-гадәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт рухында тәрбияләргә тиеш. Оешмада катнашучы әтиләр уллары белән иҗимагый эшләрдә катнашалар, бергәләп экологик өмәләргә чыгалар, зиратларны тәртипкә китерәләр, күлләр буйларын җыештыралар, төзекләндерәләр.
– Без балаларны үз үрнәгебездә тәрбияләргә тиешбез, – диде депутат.
Очрашу ахырында Зариф Закир улы тыгыз хезмәттәшлек иткән журналистларга шәхси бүләкләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.