Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 декабрь 2025, 13:48

Путин Башкортстанга өч тапкыр тукталды

Президент безнең республика турында нәрсәләр әйтте? 

kremlin.ru
Фото: kremlin.ru

Узган атнада ил Президенты “Владимир Путин белән ел йомгакларын” уздырды. Тапшыру туры эфирда 4,5 сәгать барды.

Эфир вакытында Башкортстаннан өч тапкыр сорау һәм мөрәҗәгать яңгырады. Башта алып баручы Екатерина Березовская Белоретта яшәүче Людмила Орлованың мөрәҗәгате турында сөйләде. Аның улы узган ел махсус хәрби операциядә һәлак булган, үлгәннән соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән, ләкин медаль аңа һаман килеп җитмәгән. Әни кеше “туры линия”гә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Нәтиҗәдә оборона ведомствосы оператив җавап бирде һәм мәсьәлә хәл ителде. Хәзер бүләк – геройның әнисендә.

Икенче тапкыр Президент Башкортстанда һәм Татарстанда төрле милләт, төрле дин кешеләренең дусларча бергә яшәвен бөтен дөнья күреп тора дип билгеләде. “Без Русия Федерациясендәге барлык традицион диннәргә ярдәм итәбез һәм ярдәм итәргә ниятлибез”, – диде Владимир Путин.

Өченчедән, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы журналисты Ләйсән Закирова Башкортстанның Таҗикстанда индустриаль парк булдыруда тәҗрибәсе һәм халыкара хезмәттәшлек турында сорау бирде.

“Әле Русия-Таҗикстан индустриаль паркы булдырыла. Һәм Русия ягыннан бу проектның операторы булып Башкортстан тора. Мондый мәйданчыклар тагын кайсы дустанә илләрдә оештырылырга мөмкин? Башкортстан тәҗрибәсе тагын кайда кирәк булырга ихтимал?”– дип мөрәҗәгать итте дәүләт башлыгына Ләйсән.

 “Без инде берничә ел Мисырда, Нил зонасында якынча шундый структура булдыру белән шөгыльләнәбез. Һәм анда бик яхшы мәйданчык бар. Бу, минем карашка, Русия өчен дә, Мисыр өчен дә җитди икътисади нәтиҗәләргә китерергә тиеш. Һәм шундый ук проектларны без башка партнер дәүләтләрдә дә карыйбыз. Һәм, һичшиксез, сезнең тәҗрибәгез кулланылачак. Мин, дөресен генә әйткәндә, Таҗикстанда технологик парк булдыру буенча әлеге проектның нинди хәлдә икәнен белмим, әмма Башкортстанның, аның алга киткән технологик, сәнәгать базасы белән, кирәкле роль уйнаячагына һәм үз алдына куйган барлык максатларга ирешәчәгенә ышанам. Әгәр ихтыяҗ бар икән, Федераль Хөкүмәттән сезгә ярдәм итүегезне сорыйм”, – дип җавап бирде Владимир Путин.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас