Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2025, 16:00

Владимир Путин: “МХО катнашучылары бик зур мөмкинлекләргә ия”

Ул  күп кенә фронтовикларның, сугыш кырыннан кайткач, яралануларына, имгәнүләренә һәм авыр психологик җәрәхәтләренә карамастан, төрле өлкәләрдә күренекле нәтиҗәләргә ирешә алуларын ассызыклады.

Владимир Путин: “МХО катнашучылары бик зур мөмкинлекләргә  ия”
Владимир Путин: “МХО катнашучылары бик зур мөмкинлекләргә ия”

     Бүгенге туры линия кысаларында, СВО катнашучылары өчен «Геройлар вакыты» программасы турындагы сорауга җавап биреп, Владимир Путин Бөек Ватан сугышында катнашучылар тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Ул  күп кенә фронтовикларның, сугыш кырыннан кайткач, яралануларына, имгәнүләренә һәм авыр психологик җәрәхәтләренә карамастан, төрле өлкәләрдә күренекле нәтиҗәләргә ирешә алуларын ассызыклады.

   Хәзерге заман турында сөйләгәндә, президент махсус хәрби операция сугышчылары үткән чор яугирләреннән бернәрсә белән дә калышмый. Аларның мөмкинлекләре гаять югары, диде ул.

  Путин башлангыч этапта хәрбиләрнең киләчәктәге гражданлык карьерасына карата шикләр тууын таныды, әмма үсәргә һәм камилләшергә омтылучылар өчен дәүләт барлык кирәкле шартларны тудырырга тиеш дигән фикерне җиткерде.

  Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, мондый кешеләрне берләштерергә, системалы рәвештә эшкә әзерләргә, аларга җаваплылык ышанып тапшырудан курыкмаска, шул исәптән ил белән идарә итүдә катнашуны кертеп тә.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас