Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 декабрь 2025, 15:40

“Белгечләрне торак һәм конкурентлы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә”

Путин яшь белгечләрне  саклап калу өчен төп шартларны билгеләде.

“Белгечләрне торак һәм конкурентлы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә”
“Белгечләрне торак һәм конкурентлы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә”

   Бүгенге туры элемтә кысаларында Русия Президенты Владимир Путин яшь кадрларны саклап калу һәм җәлеп итү өчен заманча лаборатория базасын эзлекле рәвештә үстерергә, белгечләрне торак һәм конкурентлы хезмәт хакы белән тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады.

    Ул әлеге бурычларны хәл итү өчен грантлар һәм мегагрантлар системасы эшләвен искәртте.

   Президент билгеләп үткәнчә, яшь галимнәр өчен үз эшләренең озак вакытлы мөмкинлекләрен күрү бик мөһим. Аныңча, тикшеренүләрне планлаштыруның аңлаешлы горизонты булырга, финанслау — даими ярдәм эзләүгә түгел, ә фәнни нәтиҗәләргә игътибарны юнәлтергә мөмкинлек биреп, тотрыклы һәм дәвамлы характерда булырга тиеш.

   Дәүләт башлыгы шулай ук көнбатыш коллегаларының Руссия белгечләренең туган илләренә кайтуына үзләре ярдәм итүенә игътибар юнәлтте. Күп кенә яшь галимнәр башка кыйммәтләр, башка карашлары булган илләрдәге тормышка җайлашырга әзер түгел, шулай ук үз балаларын чит ил мәгариф учреждениеләренә бирергә омтылмыйлар дигән фикерне җиткерде.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас