“Бөтендөнья башкортлар корылтае: халык дипломатиясенә 30 ел – халыкара һәм төбәкара киңлектә иҗтимагый коммуникацияләр” халыкара фәнни-гамәли конференция алдыннан үтте ул. Чараны Башкортстан Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе оештырды.
Түгәрәк өстәлне үткәрүгә соңгы арада илдәге тынычлыкны бозарга тырышулар күбәю сәбәп булды. Дошманнар милләтара фетнә чыгарырга тырыша. “Бөтендөнья башкортлар корылтае” иҗтимагый оешмаларының халыкара союзы рәисе, Башкортстан Республикасы Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәре Юлдаш Йосыпов һәм башка чыгыш ясаучылар бу проблеманы бөтен актуальлеге белән ачтылар.
БАГСУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Азат Бадранов:
– Махсус хәррби операция башланганнан соң безнең ил геосәяси чакырулар шартларында яши, - диде. – Европа илләре төрле “лига”, “үзәк” ,”комитет”лар оештырдылар, алар безнең илдә милләтара низаг чыгарырга тырышу белән шөгыльләнә. Бер ел элек республика җитәкчесе Радий Хәбировның Бөтендөнья башкортлар корылтаеның алтынчы съедында чыгыш ясаган иде. Ул анда “Башкортстан - башкортлар өчен” дигән лозунг белән фетнә чыгарырга тырышып йөрүчеләрне шайтаннар белән тиңләде.
Фото: БАГСУ.