Фикер алышуның төп темалары икътисадның өстенлекле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәгариф һәм фән өлкәләрендә багланышлар, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү булды.
Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киң юнәлешләр буенча ныгытырга тели.Беренчечираттасүзкооперацияэлемтәләренүстерүтурындабара. Иң эре инициативаларарасында – Ташкент өлкәсендә «Бекабад» технопаркын төзү. Аның мәйданчыгында Башкортстан компанияләре эшләргә җыена.Инвесторлар өчен Үзбәкстан ягының финанс ярдәме белән проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудырылачак, киләчәктә компанияләрнең халыкара базарларга чыгу перспективасы булачак.
Ә Башкортстантерриториясендә«Толпар» технопаркын төзү буенча реверс проектын гамәлгә ашыруга керештеләр, аның резидентлары шул исәптән Үзбәкстан компанияләре булачак.
– Без барыннан да элек бизнеска эшләү, яңа предприятиеләр ачу өчен шартлар тудырырга омтылабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә.
Фото: соцсети Радия Хабирова.