

Бүген, 22 октябрьдә, Мәскәү өлкәсендәге “Патриот” конгресс-күргәзмә үзәге территориясендә Русия һәм Үзбәкстан төбәкләренең икенче Советы уза. Форум эшендә республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе дә катнаша.
Русия Президенты Владимир Путин РФ һәм Үзбәкстан төбәкләренең икенче Советы катнашучыларын, оештыручыларын һәм кунакларын сәламләде, ике илнең стратегик партнерлыгының мөһим өлеше – регионнар линиясе буенча элемтә булуын билгеләде.
Форумның пленар утырышында аның сәламләвен Русия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Денис Мантуров укыды.
“Безнең дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр стратегик партнерлык һәм союздашлык рухында динамик рәвештә үсә. Аларның әһәмиятле өлеше – традицион рәвештә, төбәкләр линиясе буенча элемтәләр. Бу элемтәләр төрле дәрәҗәләрдә актив рәвештә хуплана: уртак икътисади, социаль һәм гуманитар проектларны гамәлгә ашыру, индустриаль парклар һәм технологик үзәкләр ачу, күргәзмәләр һәм презентацияләр уздыру өчен шартлар тудыручы 40тан артык төбәкара килешү гамәлдә” диелә Президент юлламасында.
Исегезгә төшерәбез, төбәкләр Советының беренче утырышы 2024 елның 27 маенда Ташкентта РФ Президенты Владимир Путинның Үзбәкстанга сәфәре барышында узды. Ике дәүләт башлыгы рәислегендә узган чарада Үзбәкстанның барлык 14 һәм Русиянең 28 төбәге җитәкчеләре катнашты. Совет эше нәтиҗәләре буенча 5 млрд доллардан артык күләмдә килешүләр пакеты әзерләнде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Үзбәкстан төбәкләре Советы форматындагы эшнең нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
– Бу – безнең партнерларыбыз белән, шул исәптән Ташкент, Бохара һәм Наманган өлкәләре, шулай ук Каракалпакстан белән очрашу өчен яхшы мөмкинлек. Алар белән без билгеле бер нәтиҗәләргә ирештек инде. Яңа юнәлешләр дә бар, – диде Радий Хәбиров. – Гомумән алганда, халыкара хезмәттәшлекне үстерү – ул бик җентекле системалы эш. Безнең Үзбәкстан белән чын-чынлап уңайлы иптәшләрчә мөнәсәбәтләр урнашкан.