Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 октябрь 2025, 21:39

“Бүген мөһим очрашулар уздырдык”

Радий Хәбиров Русия һәм Үзбәкстан төбәкләренең II советы кысаларында берничә очрашу үткәрде.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 22 октябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү өлкәсендә “Патриот” конгресс-күргәзмә үзәгендә Русия һәм Үзбәкстан төбәкләренең II советы чараларында катнашты.

Аның кысаларында төбәк җитәкчесе берничә очрашу үткәрде. Атап әйткәндә, ул Ташкент өлкәсе хакимы Зойир Мирзаев, Бохара өлкәсе хакимы Ботир Зарипов, Наманган өлкәсе хакимы Шәүкәтҗан Абдуразаков, Үзбәкстан Республикасы Каракалпакстанның Җокаргы Кенесе (Югары Советы) рәисе Аманбай Орынбаев, Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев белән очрашты.

Яклар төбәкара хезмәттәшлекнең агымдагы хәле һәм перспективалары, Башкортстанның Үзбәкстан төбәкләре белән хезмәттәшлегенең юл картасына кертелгән проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

– Без Үзбәкстан белән беренче ел гына эшләмибез. Әлеге ил белән эшне системалы нигездә төзедек. Бүген мөһим очрашулар уздырдык, шул исәптән вице-премьер Җәмшид Абдухәким улы Ходжаев һәм кайбер өлкәләрнең хакимнәре белән. Алдан килешенгәннәрнең барысы турында да фикер алыштык. Гомумән алганда, Үзбәкстан белән хезмәттәшлекнең юл картасында 90нан артык пункт бар. Алар икътисад һәм инвестицияләр, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлеккә кагыла. Мәсәлән, Ташкент өлкәсендә уртак индустриаль парк булдыру планын карадык. Вице-премьердан бу эшне активлаштыруны сорадым, чөнки безнең яктан потенциаль резидентлар бар да инде. Үз чиратында Үзбәкстан инвесторлары Башкортстан территориясендә кайсыбер авыл хуҗалыгы проектларын гамәлгә ашыру белән кызыксыналар. Шуңа делегацияләр белән алмашырга планлаштырабыз. Ягъни хәрәкәт бар, бу товар әйләнешендә дә чагыла – узган ел белән чагыштырганда ул 17 процентка арткан, – диде Радий Хәбиров очрашуларга йомгак ясап.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас