Сәясәт
10 октябрь 2025, 14:36

Ике республиканы күпьеллык хезмәттәшлек бәйли

Ике республиканы күпьеллык хезмәттәшлек бәйлиИке республиканы күпьеллык хезмәттәшлек бәйли
Ике республиканы күпьеллык хезмәттәшлек бәйли

Бүген Башкортстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Абхазия Республикасы делегациясе белән берлектә "Дуслык" монументына чәчәкләр салды һәм Агыйдел елгасы буендагы колоннадада булды.

Чарада Абхазия вице-президенты Беслан Бигвава, Абхазия юстиция министры Анри Барциц һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортстан белән Абхазия арасындагы багланышлар нык һәм вакыт сынавында, ике республиканы сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар өлкәләрдә күпьеллык хезмәттәшлек бәйли.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас