

Радий Хәбиров Һиндстан, Әфганстан һәм Үзбәкстан спорт делегацияләре вәкилләре белән очрашты.
10 октябрьдә Уфаның көрәш сараенда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре советы эшендә катнашучы Һиндстан, Үзбәкстан һәм Әфганстан чит ил делегацияләре вәкилләре белән очрашты.
Әфганстан Олимпия комитеты башлыгы Васыйк Әхмәдулла Башкортстан халкын якынлашып килүче Республика көне белән котлады һәм төбәкнең динамик үсешен билгеләп үтте.
– Безнең үзара бәйләнеш сүздә түгел, ә эштә бара. Без күп кенә уртак халыкара ярышлар уздырдык инде һәм бу традицияне дәвам итәргә телибез. Башкортстан тугандаш халкының һәрвакыт көчле ярдәмен тоябыз, - диде ул. - Без сезнең көрәшчеләрне хөрмәт итәбез, алар бик көчле. Аларны 2026 елның маенда Наманганда оештырырга ниятләгән турнирга чакырабыз. Шулай ук ярышларга Һиндстан һәм Әфганстан спортчыларын көтәбез. Барлыгы 80 ил вәкиле катнашыр дип көтелә, – диде ул.