Сәясәт
19 Сентября 2025, 05:37

Миңнехановка җитүче булмады

Узган якшәмбе 21 төбәктә җитәкче сайладылар.

minsport.tatarstan.ruminsport.tatarstan.ru
minsport.tatarstan.ru

Узган якшәмбе Русиянең 81 төбәгендә төрле дәрәҗәдәге биш меңгә якын сайлау кампаниясе узды. Аның барышында 21 губернатор, 11 законнар чыгару җыелышы депутатлары, шулай ук муниципаль дәрәҗәдәге 47 меңгә якын башлык һәм депутатлар сайланды.

Үзәк сайлау комиссиясе ресурсларына хакерларның көчле һөҗүмен исәпкә алмаганда, ил буенча сайлаулар тыныч һәм җитди хокук бозуларсыз үтте, диде комиссия рәисе Элла Памфилова. Әйтергә кирәк: бу сайлаулар дөньяда катлаулы хәлләр барганда узды. Аның барышында Үзәк сайлау комиссиясе порталына – 290 меңгә якын һәм дистанцион тавыш бирү платформасына 300гә якын һөҗүм теркәлгән. Моннан тыш, Севастопольдә сайлау комиссиясенең ялган каналын ачыклаганнар, аның аша шәхси мәгълүматлар җыйганнар. Алай да бу һөҗүмнәр сайлаулар нәтиҗәсенә берниндә дә йогынты ясый алмады дип белдерде оештыручылар.

Сайлау натиҗәләренә килгәндә, гамәлдәге яки бу вазифаны вакытлыча башкаручы губернаторларның барысы да җиңү яулады. Аларның 20сен “Бердәм Русия” партиясе тәкъдим итте, ә Чувашия башлыгы Олег Николаев үзен үзе тәкъдим итүче бердәнбер кандидат булды. Кандидатларның барысы да 50 проценттан артык тавыш җыйды.

Иң югары нәтиҗә ут күршебез Татарстанны 2010 елдан бирле җитәкләүче Рөстәм Миңнехановныкы – ул 88,21 процент тавыш җыйды. Бу – 2020 елгы сайлауларга караганда яхшырак (83,27 процент), әмма 2015 елга караганда түбәнрәк (94,4 процент) күрсәткеч. Икенче урын узган елның декабреннән Курск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Хинштейнда – 86,92 процент. Өченчедә – 2012 елдан Ленинград өлкәсен җитәкләүче Александр Дрозденко – 84,21 процент, ул  2020 елгы нәтиҗәсен кабатлады дияргә була (83,61 процент).

Түбәнрәк нәтиҗәләр өч төбәктә булыр дип фаразлаган иде экспертлар, шулай килеп чыкты да. Свердловск өлкәсендә Денис Паслер өчен сайлаучыларның 61,4 проценты тавыш бирде. Иркутск өлкәсендә гамәлдәге башлык Игорь Кобзев – 60,81 процент, Камчатка краенда губернатор Владимир Солодов 62,97 процент җыя алды. Әйткәндәй, Солодов 2020 елда 80,51 процент тавыш җыйган иде.

Үзен үзе тәкүдим итүче Олег Николаев 67,07 процент нәтиҗәсе белән яңадан сайланды.

Шунысын да билгелик: әлеге сайлауларда губернатор итеп ике хатын-кыз сайланды. 82,5 процент тавыш җыйган Мария Костюк Яһүд автономияле өлкәсе башлыгы вазифасын алды. Ә Ирина Гехт Ненец автономияле округын җитәкләячәк. Әйткәндәй, бу төбәктә округ башлыгын төбәк парламенты сайлый. Гехт өчен 17 депутатның 16сы тавыш бирде. 

Сайлау кампаниясенә карата Кремль үз фикерен җиткерде. “Без хокук саклаучыларның, беренче чиратта, Үзәк сайлау комиссиясенең гаризаларына таянабыз. Белдерүләренчә, сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясый алырлык җитди хокук бозулар теркәлмәгән. Сайлаулар уңышлы узды”, – дип йомгаклады Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас