Сәясәт
10 сентябрь 2025, 04:53

Радий Хәбиров Михаил Дегтярев белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашты.

Радий Хәбиров Михаил Дегтярев белән очраштыРадий Хәбиров Михаил Дегтярев белән очрашты
Радий Хәбиров Михаил Дегтярев белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе спорт министры Михаил Дегтярев белән очрашты.

Мәскәүдә узган очрашуның көн тәртибендә - федераль акчалар һәм шәхси инвестицияләр җәлеп итеп, республикада спорт объектлары төзү, Бөтенрусия дәрәҗәсендәге спорт чаралары уздыру.

Михаил Дегтярев үткән елның октябрендә Уфада Русия Президенты Владимир Путин катнашлыгында узган "Русия – спорт державасы" форумын оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, республика җитәкчелегенең физкультура һәм спортны үстерү өлкәсендәге эшен югары бәяләде.

– Без сезнең башлангычларыгызны хуплыйбыз. Кире элемтә бик мөһим. Сезгә – бөтен җирдә дә "яшел ут", – диде Русиянең спорт министры.

Радий Хәбиров Михаил Дегтяревка Башкортстанга бүленгән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы илнең Спорт министрлыгы җитәкчелегенә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.  Михаил Дегтяревка – Халыклар дуслыгы ордены, статс-секретарь–спорт министры урынбасары Александр Никитинга – Башкортстанның Мактау грамотасы тапшырылды. Михаил Дегтярев, үз чиратында, Радий Хәбировны «Физик культура һәм спорт отличнигы» мактау билгесе белән бүләкләде.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас