Сәясәт
10 сентябрь 2025, 11:54

Хәрби әзерлекне искә төшереп алу өчен

Башкортстанда мобилизацион кешеләр резервын җыю үткәрелә.

Хәрби әзерлекне искә төшереп алу өченХәрби әзерлекне искә төшереп алу өчен
Хәрби әзерлекне искә төшереп алу өчен

Башкортстанда мобилизацион кешеләр резервын җыю үткәрелә.

 

Мобилизацион кешеләр резервы – РФ Оборона министрлыгы белән резерв составында булу турында килешү төзегән гражданнар. Контрактның үзенчәлеге булып төп гражданлык эшен даими хәрби дәресләр һәм хәрби сборлар белән бергә алып бару мөмкинлеге тора. Мобилизация резервында булган өчен айлык акчалата түләүләр каралган, алар: офицерлар өчен – 9000 сумга кадәр. Запастагы солдатлар, сержантлар һәм прапорщиклар өчен – 6000 сумга кадәр.

Моннан тыш, хәрби дәресләр һәм сборлар үткәрү чорында резервчыларга биләгән хәрби вазыйфалары буенча акчалата түләү каралган: офицерларга – 40 000, солдатлар, сержантлар һәм прапорщиклар өчен вакытны дәресләрдә яки сборларда үткәргәнгә пропорциональ рәвештә 30 000 сумга кадәр. Әзерлек программасы гражданнарга мобилизацион кешеләр резервында булган вакытта сугышчан әзерлекнең теоретик һәм практик курсларын, шул исәптән ату коралыннан практик ату курсларын узарга; сугышчан техникада практик йөртү курсларын узарга; чираттагы хәрби исем һәм дәүләт бүләкләрен алырга мөмкинлек бирәчәк.

Мобилизацион кеше резервының төп бурычы –гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашу. Резервта булу махсус хәрби операция зонасына юллануның югары куркынычлары белән бәйле түгел.

Мобилизацион кешеләр резервына керү мөмкинлеге турында тулырак мәгълүмат алу өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка яки җирле үзидарә органының хәрби-исәп өстәленә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас