

Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы Оскар Ситдыйковны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде.
Бу хакта ул 25 августта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. "Республика башлыгы боерыгы белән Ситдыйков Оскар Әхтибәр улы Башкортстан Республикасы Башлыгы ярдәмчесе итеп билгеләнде. Узган атнада ук ул Кораллы Көчләр сафларыннан эштән китте. Шуңа күрә ул безнең белән бергә эшли башлады», — диде Хәбиров.
Оскар Ситдыйковка 36 яшь, ул Белорет районының Үзәнбаш авылында туган. Белорет лицей-интернатын тәмамлаганнан соң Санкт-Петербургта Советлар Союзы Маршалы С. М. Буденный исемендәге хәрби элемтә академиясенә укырга керә. Ул хәрби разведчик белеме алган, шуннан соң Бурятиядә хезмәт иткән. Сириядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашты. Беренче көннәрдән үк СВОда катнашты. Ситдыйков-Батырлык ордены кавалеры, «Батырлык өчен» медале, Миңнегали Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән.
2024 елда ул «Геройлар вакыты» кадрлар программасында катнаша. Аның кураторы Радий Хәбиров була. Ситдыйков аның җитәкчелегендә БР башлыгы администрациясендә стажировка үтә.
Төбәк Башлыгы шулай ук Үзбәкстанда Русиянең Сәүдә вәкиллеге каршында республиканың яңа вәкилен билгеләде. Ул – Альберт Шәйхетдинов. Моңа кадәр ул Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгының халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы, элек Стәрлетамак хакимияте башлыгының кадрлар, муниципаль хезмәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча урынбасары булып эшләгән.