

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Екатеринбургта “Иннопром-2025” халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында “ФедералПресс” мәгълүмат агентлыгына интервью бирде. Төбәк җитәкчесе инвестицияләр җәлеп итү, производстволарны кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләде.
– Башкортстан берничә ел рәттән инвесторлар өчен җәлеп итүче төбәкләр рейтингында алдынгы урыннарны тота, ТОП-3кә керә. Бу лидерлыкны нинди ярдәм чаралары һәм инициативалар ярдәмендә саклап каласыз?
– Соңгы елларда республика үзен инвестицияләр җәлеп итә торган төбәк буларак яхшы күрсәтә. Бу – безнең идарә командасы эшенең төп юнәлешләренең берсе. Без ике нәрсә эшләдек. Инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә ярдәм чараларының тоташ линейкасын гамәлгә ашырдык. Шул ук вакытта без бу өлкәдә федераль инструментлардан да актив файдаланабыз.
Икенчедән, без бу эшнең эмоциональ ягын да булдырдык. Без – сүз тоткан төбәк, бизнес өчен дустанә интерфейслы төбәк. Финанс модельләреннән тыш, кеше факторы да мөһим. Әгәр син үз өстеңә алган йөкләмәләрне үтәмәсәң, синнән читкә борыла башлыйлар.
Без бу ике моментны бергә куша алдык дип уйлыйм. Һәм соңгы алты елда икътисадка инвестицияләр агымы тотрыклы үсә. Бу вакыт эчендә аларның күләме, Русиядә уртача 40 процент чамасы дәрәҗәсендә булганда, бездә 72 процентка артты.
– Соңгы вакыттагы актуаль темаларның берсе – Башкортстанда икътисадны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе ничек хәл ителә?
– Без бүген хезмәт базарында хәлнең гади булмавын аңлыйбыз. Эш эзләүче бер кешегә сигез вакансия туры килә. Бигрәк тә инженер-техник кадрлар, югары квалификацияле эшчеләр – слесарьлар, токарьлар, фрезерлаучылар, эретеп ябыштыручылар җитми.
Бу бурычны хәл итү өчен без нәрсә эшлибез? Беренче чиратта урта һөнәри белемгә басым ясыйбыз. Мондый уку йортлары челтәрен саклап калу – республикабызның казанышы. Бездә 92 көллият һәм аларның 30лап филиалы эшли. Ягъни һәр муниципалитетта урта һөнәри белем бирү учреждениесе бар. Икенче юнәлеш – мәктәпләрдә иртә һөнәри юнәлеш бирү.
– Республика тышкы икътисади элемтәләрне актив үстерә. Сезнең чит илләрдә партнерларыгыз күп, Кытай, Якын Көнчыгыш илләре белән кооперацияләр төзү өстендә тырышып эшлисез. Сез базарның нинди өлкәләрен үзләштерәсез?
– Нәтиҗәле сәнәгать, тулаем икътисадны булдыру һәм үстерү халыкара кооперациядән башка мөмкин түгел. Әмма күп предприятиеләр, сыйфатлы һәм конкурентлы продукция җитештереп тә, халыкара базарга чыгарга куркалар. Анда башка кануннар, башка кагыйдәләр эшли, санкцияләр шартларында исәп-хисаплар һәм логистика белән билгеле бер кыенлыклар бар.
Бездә Русия экспорт үзәге кысаларында ярдәм чаралары бик күп: экспорт кешбэгы, шулай ук “Ашыгыч экспорт ярдәме” һәм “Экспорт форсажы” проектлары да бар. Бу инструментлар бизнеска минималь гарантияләр бирергә һәм тышкы базарларда эшләгәндә ышанычны арттырырга юнәлтелә.
Без шулай ук республика Башлыгы һәм Хөкүмәт дәрәҗәсендә халыкара икътисади хезмәттәшлеккә ярдәм системасы булдырабыз. Шулай итеп, бер яктан – бизнеска ярдәм итү чараларының нәтиҗәле системасын, ә икенче яктан республика ягыннан лоббистлык мөмкинлекләре булдырдык.
Моннан тыш, дәүләт башлыклары белән сөйләшүләр алып барабыз, мәдәни багланышлар урнаштырабыз. Болар барысы да безнең предприятиеләрнең тышкы базарларга ышанычын арттыра.
Барысын да һәрвакыт кешеләр хәл итә.