

Радий Хәбиров халыкара күргәзмәдә Башкортстан делегациясен җитәкли. Бүген делегация Екатеринбургта «Иннопром-2025» халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында эш башлады.
Эш программасында – Русия төбәкләре губернаторлары һәм эре индустриаль компанияләр җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар.
Чара кысаларында республика үз стендында сәнәгать потенциалын һәм тармак казанышларын тәкъдим итә. Чара кунаклары авиация двигательләре һәм пилотсыз техника, машина төзелеше һәм химия продукциясе белән таныша ала. Монда ук Сәүдә-сәнәгать кооперациясе һәм икътисадның индустриаль секторына ярдәм итү инструментларын камилләштерү мәсьәләләре буенча экспертлар катнашында дискуссияләр узачак.
Фото: expert.ru