

Бүген – 12 июнь – Русия көне.
Шул уңайдан Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка котлау юллаган.
“Без Ватаныбызның бөек тарихы, халкыбызның зур казанышлары белән горурланабыз. Ата-бабаларыбыз васыятьләренә тугрылык, Ватанга мәхәббәт, аның киләчәге өчен җаваплылык бүген безне рухландыра, бергәләп сынауларны җиңәргә, куелган максатларга ирешергә ярдәм итә. Сезгә уңышлар һәм иң изге теләкләр юллыйм” диелгән котлау хатында.
Шулай ук Русия премьер-министры Михаил Мишустин да котлау җибәргән.
“Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Русия көне белән котлыйм. Бу бәйрәм үз иле белән горурланучы, аның тарихын, бөек җиңүләрен һәм казанышларын хөрмәтләүчеләрне, илнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны бүлешергә әзер булучыларны берләштерә. Бүген дә без Ватаныбызның бердәмлеген һәм бөтенлеген, бай мәдәни мирасны һәм буыннар дәвамлылыгын сакларга, үзгәреп торучы дөньяда традицион кыйммәтләрнең таянычы булып калырга тиешбез. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим” дип язган Мишустин.
Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлавында болай диелә:
“Ата-бабаларыбызның данлы традицияләрен саклап, без көчле һәм бәйсез дәүләт төзүне дәвам итәбез. Безнең көч – ватанпәрвәрлектә һәм бердәмлектә. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, Ватан үсеше өчен яңа уңышлар телим!”