Сәясәт
9 июнь 2025, 07:57

Ярмәкәй районында – яңа җитәкче

Рөстәм Әлимгафаров моңа кадәр Яңавылда эшләгән. 

vk.comvk.com
vk.com

Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы итеп Рөстәм Әлимгафаров билгеләнде.

Муниципалитетның яңа җитәкчесен бүген хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы тәкъдим итте.

– Аңа уңышлар телик. Элегрәк ул Яңавыл районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләде, – диде Радий Хәбиров.

Рөстәм Әлимгафаров үзенең социаль челтәрләрендә республика җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйткән.

– Миңа йөкләнгән бурычларны сыйфатлы итеп, бар энергиямне биреп, җаваплылык белән башкарырга тырышачагымны әйтәсем килә. Әлбәттә, бу эштә фикердәшләр һәм бердәм команда кирәк. Ярмәкәй районының гаять зур иҗади һәм интеллектуаль потенциалы куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә, билгеләнгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирер бип ышанам. Ярмәкәй районы депутатлар корпусына, Башкортстан җитәкчелегенә миңа күрсәтелгән ышаныч өчен зур рәхмәт белдерәм, – ди ул.

Рөстәм Әлимгафаров 1986 елда Кырмыскалы районының Урал бистәсендә туган. Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган, белгечлеге буенча – агроном. Карьерасын “Алексеевский” совхозында башлаган. 2019 елдан алып Яңавыл районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын үтәде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас