

Бүген Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җиденче чакырылыш республика Дәүләт Җыелышы-Корылтаеның 22 нче утырышында катнашкан.
Утырыш башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе БАССР Югары Советы депутатларына – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган фотоэкспозицияне караган. Республика парламенты фойесында эшли башлаган күргәзмә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
– Бездә 184 фронтовик депутат бар иде, алар арасында – ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, 11 Советлар Союзы Герое, ике Социалистик Хезмәт Герое һәм бер Дан орденының тулы кавалеры. Сугыш башлану белән Югары Советның бөтен составы диярлек фронтка китә. Аларның һәрберсе җиңүгә лаеклы өлеш кертте, - дип билгеләде республика Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев. - Бу күргәзмә фронтовик депутатларның тормыш юлы турында сөйли. Ышанам ки, даими эшләячәк бу экспозиция республиканың күп кенә халкына кызыклы булыр.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып төбәкнең Контроль-хисап палатасының 2024 елдагы эше турындагы хисап булып, аны Контроль-хисап палатасының рәисе Константин Шаһиморатов тәкъдим иткән. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел палата белгечләре 42 контроль һәм эксперт-аналитик чара үткәргән.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча хокук саклау органнарына 46 материал җибәргәннәр, шулар нигезендә өч җинаять һәм 17 административ эш кузгатылган.