Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерүенчә, Кремль быел дәүләт башлыгы Владимир Путин белән туры элемтә үткәрергә планлаштыра.
"Быел туры линия булачак. Бу үзенең кирәклеген, мәгълүмати кыйммәтен берничә тапкыр раслаган формат. Ә иң мөһиме – ул кешеләр өчен кирәк чара", – дип билгеләде Дмитрий Песков.
2001 елдан башлап Путин белән туры элемтә үзаллы чара буларак 18 тапкыр узды, тагын өч тапкыр аны зур матбугат конференциясе белән берләштерделәр. Үз соравын Русия Президентына теләгән һәркем юллый ала. Гадәттә мөрәҗәгатьләрне җыю чарага берничә атна кала башлана. Очрашу башланганчы берничә миллион сорау килә, соңрак аларны профильле министрлыклар эшкәртә.
2024 елда туры линияне матбугат конференциясе белән берләштерделәр.
2024 елның 19 декабрендә Мәскәүнең Кунак сараенда Путинның зур йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерелгән туры линиясе булды. Кичә Песков дәүләт башлыгының туры линиягә әзерлеге турында сөйләде һәм аны киеренке дип атады. Аның сүзләренчә, берничә көн Путин Кремльдә эшләгән һәм халык алдында булмаган очрашулар үткәргән.
Путинның туры линиясе 4,5 сәгатькә якын — 4 сәгать 27 минут – дәвам итте. Президент чараны “бар да тыныч булганда — безгә күңелсез” дигән сүзләре белән ачып җибәрде. Мондый сүзләр белән ул дөньяда ниләр баруы һәм бу вакыйгалар барышында Русиянең ничек итеп “батмыйча үсешен дәвам итә алуы” турындагы сорауга җавап бирде.
Чыганак: lenta.ru