Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Дәүләт Җыелышы депутатлары алдында 2024 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты.
Андрей Назаров Дәүләт Җыелышында сөйләгәнчә, 2024 елда 123 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, бу күрсәткеч буенча Россиядә 7 нче урынны алганбыз. Радий Хәбиров инициативасы белән оештырылган «башкорт ишегаллары» республика программасы кысаларында 33 муниципалитетта 213 күп фатирлы йортны берләштергән 143 ишегалды тәртипкә китерелгән. Бу максатларга 1 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Без – социаль яктан алга киткән республика. Мәсәлән, узган елда сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау күләме 110 млрд. сумнан артып киткән.
Шулай ук мәгарифне үстерүгә 118 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу былтыргы дәрәҗәдән 17% ка күбрәк.
Мәдәниятүсешенәберенчетапкыр рекордлы күләмдә 16 млрд. сумга якын финанслауюнәлдерелгән. Бу2023 ел белән чагыштырганда 9,4% ка күбрәк.
БР Хөкүмәтенең отчеты уңаеннан үз фикерен белдерүне сорап без Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Фәрит кызы Мирошниченкога мөрәҗәгать иттек:
“БР Хөкүмәте докладында 2024 елда барлык социаль йөкләмәләрнең үтәлеше тәэмин ителгән булуын ишетү минем өчен бик тә мөһим иде. Отчетта “халык өчен уңайлы мохит булдыру - республика Хөкүмәте эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе дип билгеләп үтелде.
Анда шулай ук кадрлар кытлыгы проблемасы да күтәрелде, шуңа бәйле, кабаттан укыту программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бюджетның 70 проценты чамасы социаль юнәлешле.
Шунысы куандыра, БР Хөкүмәте Премьер-министры А.Г. Назаров үзенең докладында: "Хөкүмәтнең төп бурычы – социаль бурычларны үтәүне тәэмин итү һәм Башкортстанны кешеләр гомер итү өчен иң яхшы төбәк итү"дип билгеләп үтте. Бездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саныйм”.
Фото: fprb.ru