Бүген, 27 мартта Башкортстанның Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров Хөкүмәтнең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.
Ул сүзен бүгенге хәлдән чыгып, махсус хәрби операция белән башлады.
– Республика Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлеше махсус хәрби операция бурычларын хәл итү, сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү булды, – диде Премьер-министр.
Аның әйтүенчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча, 146 гуманитар конвой җибәрелгән, Русиянең яңа төбәкләрендә шефлыкка алынган территорияләргә ярдәм күрсәтү дәвам иткән. Хәрбиләрнең сәламәтлеген тергезү һәм реабилитацияләү, аларны җәмгыятьтә социализацияләү мәсьәләләре аерым игътибарда булган, кайткан сугышчыларны эш белән тәэмин итү һәм аларны яңа һөнәрләргә өйрәтү өчен кирәкле бар нәрсә әзерләнгән. МХО бурычларын хәл итүгә барлыгы 13 миллиард 400 миллион сум юнәлтелгән. Республикада барлыгы 43 төр ярдәм чарасы эшли.
Андрей Назаров социаль тармакка тукталып, узган ел сәламәтлек саклауны финанслау күләме 110 млрд сумнан артып китте, дип билгеләде.
2024 елда 68 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалган. Тиз тергезелә торган 135 модуль конструкция урнаштырылган. Табибларның саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 314 кешегә арткан. Хезмәт күрсәтүнең гомум вакыты 15 минутка кадәр кыскартылган. 206 санитар автомобиль сатып алынган. Республикада санитария транспортының таушалу дәрәҗәсе соңгы 25 елда иң түбәне дип бәяләнгән.
Күп юнәлешләр буенча эш алып барыла: репродуктив сәламәтлекне бәяләү башланды, инсультларны мониторинглау үзәге ачылды, Республика балалар онкологиясе һәм гематология үзәгендә җелек күчереп утырта башладылар. Быел Республика кардиология үзәгенең яңа хирургия корпусы, 6 дәваханә ачылачак, дип аңлатты Андрей Назаров.