1995нче елның 5нче мартында яңа төрдәге парламент – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – сайлана. Беренче утырыш 21 мартта үтә. Нәкъ 30 ел элек!
Дәүләт Җыелышы кабул иткән иң беренче закон – ул “Башкортстан Республикасы законнарын, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы һәм аның Палаталарының актларын бастырып чыгару һәм үз көченә керү тәртибе турында”гы Закон.
Республика парламентының беренче канунына Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов 1995нче елның 11нче маенда кул куйды.
Законнар төрле була. Берәүләре гамәлдәге норматив акттагы бер сүзне үзгәртсә, икенчеләре иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең тулы бер өлкәсен җайга сала һәм бик зур мәгълүматны үз эченә ала.
30 ел буена Корылтай тарафыннан кабул ителгән норматив-хокукый актлар арасында бик зур күләмлеләре дә бар. Иң зур канун 33297 биттән тора! Бу – “Башкортстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең чикләре, статусы һәм административ үзәкләре турында”гы закон. Ул административ-территориаль берәмлекләрнең чикләрен билгели, аларга шәһәр, авыл җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы статусын бирә, торак пунктларны санап чыга.
Шулай ук 2152 биттән торган “2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Башкортстан Республикасы бюджеты турында”гы закон да күләмлеләр исәбенә керә.