Сәясәт
21 март 2025, 04:12

Дәүләт Җыелышына – 30 ел: шушы чор эчендә нинди үзгәрешләр кичергән ул?

1995нче ел башында Башкортстан Югары Советының эш срогы тәмамлана...

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

2025нче елның мартында Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтайга 30 ел тула! Республикада сәяси һәм социаль-икътисади үсешнең, гомумән, барлык өлкәләрне җайга сала торган законнар парламент тарафыннан кабул ителә. Алар республиканың алты кодексы һәм 250гә якын база законына нигезләнә.

Тарихка күз салсак, 1995нче ел башында Башкортстан Республикасы Югары Советының эш срогы тәмамлана. Ә шул ук елның 5нче мартында яңа төрдәге парламент – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – сайлана. Беренче утырыш 21 мартта үтә.

Аңа кадәр, 1994нче елның 2нче мартында Югары Совет – “Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы турында”гы законны, ә 13нче октябрьдә “Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы депутатларын сайлау турында”гысын кабул ителә.

Дәүләт Җыелышы Югары Советтан шуның белән аерыла – ул даими һәм профессиональ нигездә эшләүче органга әверелә. Ә Югары Совет эше башкача төзелгән була. Депутатлар сессиягә елына ике тапкыр җыела. Аерым мәсьәләләрне хәл итү өчен чираттан тыш сессияләр үткәрелә. Депутатлар үзләренең төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча эшлиләр.

Яңа парламент исә беренче чакырылышта ике палаталы иде: Законнар чыгару һәм Вәкилләр палаталары. Законнар чыгару палатасы профессиональ даими нигездә эшләгән 40 депутаттан торды. Алар үз вәкаләтләрен даими нигездә башкарды, ягъни депутатлык алар өчен төп эшчәнлек иде – алар фәнни, укыту, иҗат эшчәнлегеннән тыш, дәүләт хезмәтендә, эшкуарлык белән шөгыльләнә алмады. Вәкилләр палатасына республиканың 78 административ-территориаль берәмлегенең һәркайсысыннан икешәр депутат сайланды. Шулай итеп, беренче чакырылыш Дәүләт Җыелышына 196 депутат сайланды.

Ике палаталы формат карарлар кабул итү процессын катлауландырды: закон проектларын карау вакыты озакка сузылды. Нәтиҗәдә, 2002нче елда Башкортстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертелде, һәм парламент бер палаталыга әйләнде. Ул бүген дә шулай эшли. Закон буенча, даими нигездә эшләүче депутатлар саны – 30 кеше. Калган 80 кеше депутат вәкаләтләрен төп эшчәнлектән аерылмыйча башкара.

Башкортстан кануннары нигезендә, Дәүләт Җыелышы депутатлары биш елга сайлана. Бу чор закон чыгару органы эшенең тотрыклылыгын һәм өзлексезлеген тәэмин итү, шулай ук депутатлар үз бурычларын нәтиҗәле үти һәм билгеләнгән планнарны тормышка ашыра алсын өчен билгеләнгән.

Депутатлар законнар әзерләү һәм кабул итүне, бюджет үтәлешен тикшереп торуны, социаль-икътисади үсеш программаларын раслауны һәм башкаларны үз эченә алган киң вәкаләтләргә ия. Аларның эше гражданнар мәнфәгатьләрен тәэмин итүгә һәм республика үсешенә юнәлтелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас