1995нче елның 5нче мартында яңа төрдәге парламент – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – сайлана. Беренче утырыш 21 мартта үтә. Нәкъ 30 ел элек!
✅ Ни өчен Дәүләт Җыелышына Корылтай сүзе өстәлә дигән сорау туа. Бу сүз җыелыш, съезд яки берлек дигәнне аңлата. Аның тарихи тамырлары төрки халыкларның гореф-гадәтләренә бәйле. Гасырлар буена корылтайлар мөһим карарлар кабул итү өчен җыелганнар. Шуңа Дәүләт Җыелышын Корылтай белән тиңләштерү халыкның традицияләренә хөрмәт күрсәтүне гәүдәләндерә, аерым үзенчәлек өсти һәм республиканың милли тәңгәллегенә басым ясый, диләр.
✅ Илдә үзенчәлекле төбәкләр шактый, әмма Башкортстан уникаль сәяси системасы белән аерылып тора – Корылтай илнең төбәк парламентлары арасында иң күп санлысы!
✅ Традиция һәм Конституция буенча парламентның беренче утырышын өлкән яшьтәге депутат ача. Дәүләт Җыелышы – Корылтайның җиденче чакырылышының беренче утырышында бу мактаулы миссияне Корылтай Рәисе Константин Толкачев башкарды. Ул вакытта аңа 70 яшь иде.
✅ Константин Толкачев – Русиянең иң абруйлы парламентарийларының берсе. Ул инде 26 елдан артык Башкортстан парламентын җитәкли.
✅ Сайланган чорда җиденче чакырылыш депутатларының уртача яше 50 булган.
✅ Әйткәндәй, Корылтай бинасы Уфада Зәки Вәлиди урамы 40 адресы буенча урнашкан. Бу бина 1989нчы елда архитекторлар Михаил Мазин һәм Мәҗидә Батырова проекты буенча төзелгән. Элек анда республика иҗтимагый-сәяси үзәге урнашкан булган.
✅ Борис Ельцинның автономияле республикалар суверенитеты турында “Үзегез йота алган кадәр суверенитет алыгыз” дигән билгеле фразасы бар. Аны ул 1990 елның августында Уфада хәзер Дәүләт Җыелышы йорты булган бинаның болдырында әйтте. Ике айдан соң, 1990нчы елның 11нче октябрендә, республикада Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде.