Рәхимованы һәм аның басмасын армияне дискредитацияләгән, фейклар тараткан өчен штрафка тарттырганнар иде инде. Рәүфә Рәхимова монда Башкортстан җитәкчелеген һәм хакимият күрсәтмәсе буенча эш итүче суд системасы вәкилләрен гаепли. Хәер, фактлар киресен сөйли.
Соңгы айларда Рәхимова һәм аның басмасы административ эшләр буенча бер-бер артлы берничә штраф алды. Әйтик, 2024 елның 4 октябрендә Уфаның Киров район суды аны Русия Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.3.3 мәддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип тапты («Русия Федерациясе Кораллы Көчләрен куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән ачык гамәлләр»), аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Шул ук елның ноябрендә Уфаның Совет район суды "Свободные медиа" оешмасына («Пруфы» нәшрияты) Русия законнарын бозган өчен 200 мең сум административ штраф билгеләде. Моннан тыш, суд әлеге медиаресурсның баш редакторын алдан ук дөрес булмаган мәгълүмат тарату өчен 60 мең сумга штрафка тарткан. Башкортстан Югары суды элек кабул ителгән карарларны үз көчендә калдырды.
Тулырак бу хакта: https://www.bashinform.ru/articles/politics/2025-03-04/nepatriotichnaya-politika-kak-prufy-igrayut-chuvstvami-zhiteley-bashkirii-4139678