Свердловск өлкәсендә Березовский шәһәрендә яшәүчеләр бер атна чамасы яңа мэрны эзли. Кайберәүләр аның өе янына килеп тә кычкыра. Әмма бар да юкка, ди. Сайланганнан соң ул, имеш, сәер рәвештә югалган.
35 яшьлек Юлия Маслакова 30 гыйнварда Берёзовский шәһәре мэрын сайлауларда җиңгән. Ул вакытта Маслакова гамәлдәге шәһәр башлыгы Евгений Писцовның водителенең хатыны булган. Сайлауларда ул мэр спойлеры сыйфатында (техник кандидат, ягъни бу очракта төп максат җиңү түгел, ә бары гамәлдәге мэрның күпмедер “тавышын” үзенә алу. – Авт.) катнашкан. Әмма депутатлар гамәлдәге шәһәр башлыгына каршы тавыш бирергә уйлаганнар да Маслакова көтмәгәндә 17 тавыш җыйган, ә Писцов нибары 6 тавышка ия булган. Моннан алда депутатлар аның самоотводын (нинди дә булса сайланулы вазифага билгеләнүдән үз кандидатураңны алып ташлау. – Авт.). Сайлауларда катнашканчы Юлия Маслакова “Райффайзенбанк” банкында һәм Федераль казначылыкның төбәк идарәсендә эшләгән.
Шуннан бирле Маслакованың язмышы турында берни дә билгеле түгел. 17 февральдә узачак инаугурациягә ул килмәгән. SHOT Телеграм-каналына җирле депутатлар сөйләвенчә, инде бер ай диярлек ул вазифасына керми һәм эштә күренми. Коллегалары аны гыйнвар ахырыннан бирле күрмәгәннәрен раслый. Яңа мэрның серле рәвештә юкка чыгуы турындагы табышмак җирле халыкны да борчый, хәзер алар аның кечкенә генә йорты янына килеп: "Мэ-э-эр, чык!” – дип кычкыра.
P.S. Березовский шәһәренең югалган яңа мэры аның белән сайлауларда “ярышкан” гамәлдәге вазифаларын башкаручы Евгений Писцов киңәшмәсендә табылган.
Маслакова – округ хакимиятенең инвестиция бүлеге җитәкчесе һәм кыйммәтле кадр, дип сөйләгән Писцов. Хатын беркая да югалмаган, янәсе (гәрчә үзенең инаугурациясенә килмәсә дә...)
Писцов барысын да тынычландыра: җирле Дума якын арада сайлауларның яңа датасын билгеләячәк, ә әлегә мэр вазифасында ул кала бирә.